16+

Рөстәм Миңнеханов Тәбризгә килде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Тәбризгә килде. Тәбриз шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадә, Тәбриз мэры Садег Нәҗафи каршы алды. Бүген, 10 мартта, Татарстан Президенты Тәбриздә эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр уздырачак, Тәбриз кафель плиткасы заводында, Иран трактор төзелеше компаниясендә, Тәбриз нефть...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Тәбризгә килде.

Тәбриз шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадә, Тәбриз мэры Садег Нәҗафи каршы алды.

Бүген, 10 мартта, Татарстан Президенты Тәбриздә эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр уздырачак, Тәбриз кафель плиткасы заводында, Иран трактор төзелеше компаниясендә, Тәбриз нефть химиясе компаниясендә һәм башка сәнәгать предприятиеләрендә булачак.

Аннары Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Иран -Татарстан эшлекле форумында катнашачак, анда Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк. Форумда тәкъдир итүләр белән шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading