16+

Рөстәм Миңнеханов:«Чын ир-егетнең бурычы – Ватанны саклау»

Кичә Казан Кремленда, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, тантаналы чара узды.

Рөстәм Миңнеханов:«Чын ир-егетнең бурычы – Ватанны саклау»

Кичә Казан Кремленда, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, тантаналы чара узды.

Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башка мөхтәрәм затлар катнашты.

Татарстан Президенты бирегә җыелучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Аның сүзләренчә, бу көн "Ватанга бурыч һәм хезмәт итү буенча тугрылык символы". "Безнең әтиләр, бабайлар һәм аларның әтиләре Бөек Ватан сугышында катнашкан. Татарстанлылар үз тормышларын куркыныч астына куеп, туган җирләрен дошманнан саклаган, илебез иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкәннәр", - диде Татарстан Президенты. Татарстаннан чакырып алынган 328 солдатка Советлар Союзы Герое исеме бирелде, дип искәртте ул. Тагын 48 кеше Дан ордены белән бүләкләнгән. Безнең 10 меңгә якын якташыбыз әфган сугышын узган, 261 кеше, хәрби бурычын үтәгәндә, һәлак булган, 570 кеше яраланган һәм контузияләнгән, 1744 кеше хәрби бүләккә лаек булган. Газинур Хәйруллинга РФ Герое исеме бирелде", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

"Чечня Республикасында һәм Төньяк Кавказда террорчылыкка операцияләрдә 12,5 меңгә якын хәрби татарстанлы катнашкан. Дүрт якташыбыз РФ Герое исеменә лаек, 800дән артык хәрби орден һәм медальләр белән бүләкләнде, - диде ТР Президенты. - Сугыштан соңгы елларда башка дәүләтләр территорияләрендә хәрби хәрәкәтләрдә 28 мең кеше катнашты. Аларның күбесе дәүләт бүләкләренә лаек", - диде ул.

"Чын ир-егетнең бурычы - Ватанны саклау". Ныклы һәм ышанычлы армия, сугышка сәләтле Хәрби Көчләр - илдә тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклау өчен кирәкле шартлар", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. 2006 елдан бирле Татарстанның гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләүче, хәрби хезмәткә чакырылышны оештыру һәм үткәрү конкурсында лидерлык итүенә игътибарны юнәлтте.

Рөстәм Миңнеханов барысына да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм бәйрәм кәефе теләде. Аннары бүләкләр тапшырылды. Барыннан да элек Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән гвардия өлкән сержант Михаил Степанов (1943 елның 5 августында һәлак булган), кызылармияче Дмитрий Хохлов (шулай ук Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, 1993 елда үлгән), гвардия рядовой Степан Лезин ("Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән, 1976 елда үлгән) туганнарына дәүләт бүләкләренә таныклыклар тапшырылды.

Моннан тыш, запастагы рядовойлар Ильяс Койчиев, Владислав Макаров, Марат Шәрифҗанов, запастагы кече сержант Альберт Газизов (барысы да Суворов медале белән бүләкләнгән), запастагы рядовой Руслан Яздановка ("Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән) дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Россия Президенты указы белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядагы Тулы вәкаләтле вәкиле генерал-майор Равил Әхмәтшин "Дуслык" ордены белән бүләкләнде. Шулай ук "Фидакарь хезмәте өчен" медальләре тапшырылды.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading