Җыенда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Россия Баш мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев һәм башка дәүләт эшлеклеләре һәм мәртәбәле кунаклар, IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына төрле төбәкләрдән җыелган дин кардәшләр катнаша.
Җыен Болгар шәһәрлегендә 1995 елдан бирле оештырыла. Бу җыенны Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин гамәлгә куйган. 2005 елдан ул ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Спас муниципаль районы тырышлыгы белән үткәрелә. ТР Дәүләт Советы, бу чараның мөһимлеген истә тотып, “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итте. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата итеп тәгаенләнде.
Комментарийлар