16+

Рөстәм Миңнеханов: “Казан әлегә тфү-тфү...”

28 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм идарә тармагы вәкилләре, предприятие җитәкчеләре, Дәүләт Советы депутатлары катнашында Казан шәһәр Думасының XXXVIII нчы сессиясе булды.

Рөстәм Миңнеханов: “Казан әлегә тфү-тфү...”

28 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм идарә тармагы вәкилләре, предприятие җитәкчеләре, Дәүләт Советы депутатлары катнашында Казан шәһәр Думасының XXXVIII нчы сессиясе булды.

Башкаланың 20 бурычы

Сессиядә башкала мэры Илсур Метшин узган елдагы эшчәнлеккә хисап тотты.

- Бу ел Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгы шигарендә уза. Казанның социаль-икътисади үсешендә 20 бурычны үзмаксат итеп алдык, - диде мэр Илсур Метшин.

Казанда 99 урам Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән кешеләрнең һәм 50 урам Советлар Союзы Геройлары исемен йөртә. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан әлеге урам юллары төзекләндереләчәк. Тагын бер бурыч - быел башкаладагы күп фатирлы 289 йорт капиталь ремонтлана, шулай ук 695 ишегалды комплекслы яңартыла. Казанга узган ел 3,5 миллион турист килгән, ә 2025 елга әлеге санны 5 миллионга җиткерү ниятләнелә.

Быелгы планга Казанның һәм шәһәр бистәләренең 46 урамы юлын төзекләндерү кертелгән. Мидхәт Булатов урамыннан – Техника урамына кадәр (трамвай юлы да була) Зур боҗра юлны төзү дәвам итә.

Черек күл, Түбән Кабан күле буйлары, Юнусов мәйданы, Авангард урамындагы сквер, Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев Мәдәният сарае һәм Юдино бистәсендә Тимер юлчылар Мәдәният сарае каршындагы парклар яңартыла.

Канализация суларын чистартудан калган ләмне эшкәртү заводы төзелеше бара, ә “Заречная” канализация-суырту станциясен файдалануга тапшыру күздә тотыла. Җәмәгать урыннарына пластик савытларны кабул итә торган фандоматлар урнаштырылачак. Сабыйлар өчен 2340 урынга 10 балалар бакчас төзелә, мәктәп укучылары өчен “Молодая гвардия”, “Огонек”, “Пионерия Татарстана” һәм “Нармонка” лагерьлары капиталь ремонтлана. Балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларын капиталь төзекләндерү 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы программа нигезендә старт алганлыгын искәртте Казан мэры.

- Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев башлангычында полилингваль мәктәп сафка бастырыла, тагын ике мәктәп бинасы һәм 165нче мәктәпкә өстәмә корпус төзелә, - диде Илсур Метшин.

Шәһәр күләмендә 8 универсаль спорт мәйданы, ә Жилплощадка микрорайонында бассейн төзелә.

Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең фикерләре белән уртаклашканда Казанның эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

- Казан илебездәге уңайлы шәһәрләрнең берсе. 30 ел, 20 ел һәм 10 ел белән чагыштырганда, Казанның үсеше күз алдында. Мэр 20 бурыч кына билгеләде, әмма 200 һәм 2 мең бурыч бездә. Кешеләр яхшыга тиз ияләшә һәм бу дөрес тә, без алга барырга тиеш, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Казанда 297 оешмада хезмәт хакын минималь күләмнән азрак түлиләр икән.

- Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ярлылыкны ике мәртәбәгә киметү бурычы куйды. Минималь күләмнән дә азрак хезмәт хакы түләү канун бозу ул, - дип кисәтте республика башлыгы.

Эшкуарларга ярдәмне арттыру, эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү, ресурс үзәкләрен ныгыту кирәклеге әйтелде. Торак төзелеше, өлешле торак төзелешендә катнашып алданганнарның мәсьәләсе игътибар үзәгендә булганлыгы искәртелде.

- Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин демография мәсьәләсен бик җитди итеп куйды. Казан әлегә тфү-тфү... демография уңай. Россия Президенты Юлламасында башлангыч сыйныфлар укучыларын бушлай тукландыру турында әйтелде. Без республикада моны быелның 1 сентябреннән гамәлгә кертергә әзер, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Быелның сентябрендә Татарстанда Президент сайлауларын һәм муниципаль сайлауларны, шулай ук октябрьдә узачак җанисәп алуны мөһим чаралар, дип әйтеп үтте республика башлыгы.

- Җиңүнең 75 еллыгы - иң якты бәйрәм. Кайбер илләр Совет солдатының һәм тыл фидакарьләренең дәрәҗәсен төшерегә тырыша. Моңа юл куймаска кирәк, ватанпәрварлек тәрбияләү гаять әһәмиятле. Казан Хезмәт Даны шәһәре исеменә тулысынча лаек, моңа каршы булган кешене җир йотар. Республика үсеше өчен бергә-бергә тырышып эшләргә насыйп булсын! - дип тәмамлады үзенең чыгышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Генераль план кабул ителде

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин сөйләгәнчә, Казанның 2007 елда кабул ителгән Генераль планы вәкаләте быел тәмамлана. Якындагы 20 елга һәм ерактагы 35 елга исәпләнелеп, яңа Генераль план проекты әзерләнде. Халык белән очрашуларда 2 меңнән артык фикер әйтелгән, мэриягә 6 мең тәкъдим җибәрелгән. Тәкъдимнәрнең күпчелеге проектта исәпкә алынган.

- Гаврилов урамы янындагы Казансу елгасы буенда 65 гектар җир яшел зона итеп калдырыла. Гривка урамындагы шәхси өйләрне бетереп күп катлы йортлар салу планы юк, - дип, җавап кайтарды Денис Калинкин.
“Салават күпере” торак комплексына метробуслар (зур автобуслар) хәрәкәтен оештыру планлаштырыла.

Башкала мэры Илсур Метшин документны әзерләүдә катнашкан галимнәргә, тәкъдимнәр керткән казанлыларга рәхмәт әйтте.

Шәһәр Думасының XXXVIIIнче сессиясендә тарихи документ - Казан шәһәре Генераль планы кабул ителде.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading