16+

Рөстәм Миңнеханов: «Кеше үзен кайгыртмый икән, барысы да бушка»

«Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыяте директор советы утырышы узды

Рөстәм Миңнеханов: «Кеше үзен кайгыртмый икән, барысы да бушка»

«Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыяте директор советы утырышы узды

Казан дәүләт университеты ракка каршы дару уйлап чыгарган, Воронеж белгечләре пычрак суны акшар белән чистартырга киңәш итә... «Татнефтехиминвест-холдинг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директорлар советы утырышында бу темалар хакында тулырак сөйләштеләр. Утырышны Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

КФУ ракка каршы дару уйлап тапкан 
Гадәттәгечә акционерлар «Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыяте Директорлар советының яңа составын сайладылар. Директорлар советы рәисе итеп быел да Рөстәм Миңнеханов билгеләнде. Генераль директор да янә Рафинат Яруллин расланды, Президент аны нәтиҗәле эшләүче җитәкче дип бәяләде. 

Рафинат Яруллин «Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыятенең узган елга эшчәнлеге турында нәтиҗә ясады. Соңгы дүрт елда Татарстан нефть-газ химиясе комплексы үсеше 8 процентка арткан. Дизель ягулыгы, автомобиль бензины, поликарбонатлар, азот ашламалары, синтетик каучук һәм шиналар җитештерү күбәйгән. Ә менә торбалар җитештерү кимегән. «Татнефть» нефть эшкәртү заводында автобензиннар җитештерү башланганы хакында да әйттеләр. 
Дүрт елда нефть-газ химиясе өлкәсендә уртача эш хакы да 32 процентка арткан.Чишәсе мәсьәләләр дә җитәрлек. Зур һәм кече производстволар арасында эш хакы күләме аерыла. 

Көн тәртибендәге мәсьәләләр каралганнан соң, чыгышларга күчтеләр. Казан федераль университетында фармацевтика фәнни үзәге директоры Юрий Штырлин кызыклы яңалыклар җиткерде. Алар кешелек өчен шактый кирәкле ике дару уйлап тапканнар. Беренчесе терәк-хәрәкәт аппараты авыруларыннан дәвалый торган, артроз, артрит вакытында ялкынсынуны киметә торган KFU-01 препараты. Ул буыннар сызлаганда кулланыла торган халык арасында киң таралган «Диклофенак» тан да яхшырак булачак, имеш. Зыянлы тәэсире дә юк дип аңлаттылар. 

Икенче дару – KFU-02 яман шешкә каршы кулланылачак. Химия терапия вакытында бу даруны өстәмә файдаланганда нәтиҗәлелек артачак, диләр. Идеяләр кызыклы, тик бу проектларны тормышка ашыру өчен әлеге дә баягы акча кирәк. Юрий Штырлин әйтүенчә, бу препаратларны фармацевтика базарына тәкъдим итү өчен 100 миллион сум таләп ителә Акчаның 50 процентын «Сколково» үзәге бирергә әзер. Әгәр эш җайланып китсә, бу препаратларны җитештерү буенча лицензияне чит илләргә сатарга да уйлыйлар. Инде хәзердән үк кайбер компанияләр препаратлар белән кызыксына башлаганнар. 

«Даруларны җитештерү өчен 3 миллиард сум акча таләп ителә, дигән мифны таратырга кирәк. Чит ил җитештерүчеләре уйлап чыгарган сүз генә бу. Әгәр дә барысын да дөрес эшләсәң, клиник тикшерүләр өчен миллионнар да җитәчәк», – дип сөйләде Юрий Штырлин. 
Рөстәм Миңнеханов бу чыгышны бик кызыксынып тыңлады. 

«Кеше үз сәләмәтлеген кайгыртыр урынга ниндидер прививкалар ясатырга, азрак хәрәкәтләнергә мәҗбүр. Нинди генә дарулар уйлап тапмыйлар. Кешеләрнең үзаңнарын үзгәртергә кирәк, һәр кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш. Исерек эчә-эчә, ә дәүләт аңа фәлән кадәр акча сарыф итеп дәваларга тиеш, кеше үзе турында үзе уйламый икән, болар барысы да бушка булачак», дип искәртте Президент. Ә КФУ уйлап чыгарган бу проектларны кызыклы дип атады. «Үзебезнең препарат булу начар түгел. Ниһаять, КФУ белем бирүдән тыш кирәкле эш белән шөгыльләнә башлаган. Уку йорты фәнни үзәк тә булырга тиеш», дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. «Связьинвестнефтехим» оешмасына бу даруларны фармацефтика базарына чыгару өчен финанс мөмкинлекләрне табарга йөкләмә бирде. 

Акшар исне бетерә 
«Канализациядән башка цивилизация юк», дип башлады чыгышын Воронеж шәһәрендә акшар җитештерү союзы президенты Олег Тарарыков. «Экологияне саклаудан башламыйбыз икән, кешенең сәламәтлеген саклау өчен Татарстанның бюджет акчалары гына җитмәячәк», – дип тә өстәде ул. Алар Көнбатыш илләрендә канализация суларын чистарту алымнарын өйрәнеп кайтканнар. Ис чыкмасын, тирә-юньгә зыяны булмасын өчен канализация суларын акшар белән эшкәртергә кирәк дигән фикергә килгәннәр. Бу тәкъдим акционерлар арасында шактый бәхәс уятты. Торак коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш министрлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов «Водоканал» оешмасын яклап: «Без һавага начар исләр чыкмасын өчен ике фильтр куйдык. Ләм калдыкларын эшкәртү заводы төзелә», – дип җавап бирде. 

Тик Олег Тарарыков та үз сүзен бирергә ашыкмады: «Сездә акшар чыга торган урыннар җитәрлек. Казан силикат заводы бар. Читтән бернәрсә эзләргә кирәкми. Бары эшләп карарга гына кирәк. Бу чынлап та нәтиҗәле, тикшерелгән ысул», – дип сөйләвен дәвам итте. Кыскасы, Президентны дәилләре белән ышандырды булса кирәк. Нәтиҗәдә, бу мәсьәләне өйрәнергә, Татарстанда да тәҗрибә үткәреп карарга булдылар. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading