16+

«Рубин» Россия кубогын отты

9 Май көнне Казан «Рубин»ы да Җиңү көнен бәйрәм итте. «Асылташларыбыз» үз тарихында беренче мәртәбә Россия кубогын отты. Казанлылар Екатеринбургта үткән финал уенында Мәскәүнең «Динамо» командасын 1:0 исәбе белән бирелдерде.

«Рубин» Россия кубогын отты

9 Май көнне Казан «Рубин»ы да Җиңү көнен бәйрәм итте. «Асылташларыбыз» үз тарихында беренче мәртәбә Россия кубогын отты. Казанлылар Екатеринбургта үткән финал уенында Мәскәүнең «Динамо» командасын 1:0 исәбе белән бирелдерде.

«Рубин» җанатарлары матч башланганчы ук Екатеринбургны ду китерде. Алар, «Динамо» метро станциясенең исемен «Рубин» дип «үзгәртеп», алдан ук бәләкәй генә җиңүгә иреште. Бу җиңүне рәсми төстә уен үткәреп танытасы гына калган иде.
Матч тыныч кына башланып китте. «Рубин» уенчылары мәскәүлеләрнең һөҗүмнәрен туктатып торды. Чыннан да, аклы-зәңгәрлеләр өчен «асылташларыбыз» - иң уңайсыз көндәш. Мәскәүлеләргә, озын чәчен кистереп, капитан тасмасы таккан украинлы Андрей Воронин да, немец Кевин Кураньи да, боснияле йолдыз Звездан Мисимович та ярдәм итә алмады. Аның каравы, «рубин»лыларның һөҗүменә «Динамо» капкасы җимерелмичә көчкә түзде. Безнекеләр типкән тупның ике мәртәбә капканың ян һәм өске каркасына эләгүе генә исәпне үзгәртми калды. Шул рәвешле, беренче тайм голларсыз гына тәмамланды.
Икенче таймда исә «Рубин» рәхәтләнеп үз уенын уйнады. Беренче таймда, 3 метрдан тибеп, өске өрлеккә туры китергән Роман Еременко, тырыша торгач, үзенекен итте. 78 нче минутта ерактан типкән туп «Динамо» капкачысы Антон Шунин тотарлык булмады. Исәп 1:0га әверелде. Калган унике минутта казанлылар нәтиҗәле саклана алды. Матч «асылташлар»ыбызның өстенлеге белән тәмамланды.
«Рубин» уенчысы Кристиан Ансальди әйтүенчә, «динамо»лылар артык каршылык күрсәтмәгән. «Без алардан көчлерәк уен көткән идек», - дип белдерде ул. Тагын шунысы да үзенчәлекле - Казан командасы Россия кубогында бер генә гол да керттермәде. Бу - сакчыларыбыз өлеше генә түгел. Капкачыбыз Сергей Рыжиковның да зур көч куеп уйнавын билгеләп үтәргә кирәк.
Шулай итеп, «Рубин», үз тарихында беренче мәртәбә, Россия кубогын, моңа өстәп Европа лигасында катнашу хокукын отты. Сезонны РФ Премьер-лигасында алтынчы йә җиденче урында гына тәмамлаячак «Рубин»га уңыш «елмайды». Шунысы кызык: бу көнгәчә кубокны оту бәхетенә, Мәскәү клубларыннан кала, «Зенит» белән «Терек» кына ирешкән иде. Хәзер алар арасына Казан командасы да кушылды.
«Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыев әйтүенчә, быел уенда алга китеш сизелә. Команда сезон эчендә һөҗүм итү өлкәсендә үсеш кичергән. Алдагы турда Махачкалага икенче состав алып барып, уенчыларга ял бирүнең дә файдасы тигән.
Бу җиңү безнең өчен бик тә әһәмиятле. Барысын да оттык, ә менә Россия кубогын ота алмау үкенече бар иде. Хәзер «Рубин»да Россиядә алып була торган барлык трофейлар да бар, - ди Казан командасының баш тренеры Корбан Бердыев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading