16+

“Рубин”–“Ливерпуль” матчына берничә сәгать алдан һәм җәмәгать транспортында килү кирәк

Казанда 5 ноябрьдә 21.00 сәгатьтә Европа Лигасының төркем этабы кысаларында "Рубин" белән "Ливерпуль" командаларының футбол матчы була.

“Рубин”–“Ливерпуль” матчына берничә сәгать алдан һәм җәмәгать транспортында килү кирәк

Казанда 5 ноябрьдә 21.00 сәгатьтә Европа Лигасының төркем этабы кысаларында "Рубин" белән "Ливерпуль" командаларының футбол матчы була.

Очрашу "Казан-Арена" стадионында уза. Матчка алынган билетны күрсәтеп, уен көнендә, җәмәгать транспортында көне буе бушлай йөрергә дә мөмкин.

Башкала мэры Илсур Метшин футбол уенын карарга берничә сәгать алдан һәм җәмәгать транспортында килергә киңәш итте. Чөнки тикшерү капкаларын үткәндә "бөке" барлыкка килүе ихтимал, стадион янында автомобильләрне куеп тору урыннары да чикле. "Казан-Арена" стадионының Чистай урамы тарафындагы медиа-экран каршында 19.00 сәгатьтән үк мәдәни программа һәм сувенирлар ярминкәсе башлана. Көнчыгыш һәм Көнбатыш трибуналарда җәмәгать туклануы оештырыла. Унбиш минутлык тәнәфес вакытында ашамлыклар трибуналарның дүртесендә дә сатылачак. Җимеш суы белән кайнар өчпочмакның бәясе - 100 сум, ә зур бургер 250 сум торачак.

Автобуслар һәм трамвайлар маршрутлары 24.00 сәгатькә, ә метро 00.30 минутка кадәр эшли. "Кәҗә бистәсе" метро станциясе белән "Казан-Арена" стадионы арасында 19.00 сәгатьтән башлап 24.00 сәгатькә кадәр "Шаттл" тәртибендә алты автобус хәрәкәтләнәчәк. Матч тәмамланган 23.00 сәгатькә Ямашев проспектына ике юнәлешкә дә автобуслар һәм трамвайлар йөри. "Рубин" белән "Ливерпуль" матчын карарга 45 мең тамашачы җыелыр дип көтелә.


Фото: gooool.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading