16+

Руль артында биш күз кирәк

«Юлдагы аварияләрне күрсәң... Буранлы көндә юлга чыкканнарга куш йөрәк, биш күз кирәк». - Бу ялларда авылга кайтып килгән танышымның әлеге сүзләрендә хаклык бар.

Руль артында биш күз кирәк

«Юлдагы аварияләрне күрсәң... Буранлы көндә юлга чыкканнарга куш йөрәк, биш күз кирәк». - Бу ялларда авылга кайтып килгән танышымның әлеге сүзләрендә хаклык бар.

Кыш җитү белән, юлларда транспорт һәлакәтләре арта. Бу, күпмедер дәрәҗәдә, котылгысыз да. Һава шартлары даими үзгәреп тора: бер җепшетә, бер туңдыра, әле буран чыга, әле томан төшә дигәндәй... Руль артындагылар күп вакытта юлның һава шартларына бәйлелеген бәяләп тә бетермиләр. Республиканың ЮХИДИ идарәсе бу нисбәттән массакүләм лүмат чаралары аша машина артындагыларга мөрәҗәгать белән чыкты.
«Һава температурасы үзгәреп торуы, кар яву юллар өслеге сыйфаты начараюына китерә. Юл йөрү кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, транспорт белән идарә итүче һәркем куркынычсыз тизлек сайлаганда бу факторларны исәпкә алырга тиеш. Автомобильнең кышка тиешенчә әзерләнгән булуы (моңа шиплы кышкы шиннар кую да керә) зур әһәмияткә ия. Моңа игътибар итмәү фаҗигагә китерергә мөмкин», - диелә мөрәҗәгатьтә.
Һава шартлары бозылу сәбәпле, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе автомобиль йөртүчеләрне машинага утырып чыгудан, аеруча шәһәрдән читкә китүдән тыелып торырга, транспортны эксплуатацияләгәндә шиплы шиннар файдаланырга, мөмкин кадәр игътибарлы һәм сак булырга, юлда хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайларга, алда бара торган транспорт чаралары белән тиешле ара калдырырга, каршы як хәрәкәт юлына чыкмаска өнди.
Агымдагы елның 11 аенда тимер юл кичүләреннән чыкканда юл йөрү кагыйдәләрен бозган 830 машина йөртүченең административ җаваплылыкка тартылганын исәпкә алсаң, бик куркыныч булып китә. Поезд узып киткәнне көтеп торырга сабырлыклары җитмәгәннәр, үзләренең генә түгел, тагын әллә никадәр кешенең гомерен куркыныч астына куялар бит. Чираттагы бәла - исерек килеш руль артына утыручылар. Мондыйларга җәяүлеләр кичүеннән тыныч кына чыгып баручыны бәреп китү дә берни тормый - алар һәрвакыт хаклы! 9 декабрь көнне генә дә Казанда 275 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шулардан 4есендә машиналар җәяүле кеше өстенә менгән. Төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган кешеләр хастаханәгә озатылганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading