16+

Сабан туе, Сабан туе – Изге бәйрәм илемдә...

«Татар халкын берләштерә торган мөкатдәс ике мәйдан бар. Аның берсе театр сәхнәсе булса, икенчесе - Сабан туе». Аяз Гыйләҗев Тавис кошлары да бәйрәмгә килгән Идел буе Каенлыгында узган Сабантуйга килеп керүгә һәркем үзен туган якларына кайтып килгәндәй хис иткәндер. Анда һәр төбәк ниндидер бер үзенчәлеге белән аерыла иде. Чүпрәлеләр чүлмәк...

Сабан туе, Сабан туе –  Изге бәйрәм илемдә...

«Татар халкын берләштерә торган мөкатдәс ике мәйдан бар. Аның берсе театр сәхнәсе булса, икенчесе - Сабан туе». Аяз Гыйләҗев Тавис кошлары да бәйрәмгә килгән Идел буе Каенлыгында узган Сабантуйга килеп керүгә һәркем үзен туган якларына кайтып килгәндәй хис иткәндер. Анда һәр төбәк ниндидер бер үзенчәлеге белән аерыла иде. Чүпрәлеләр чүлмәк...

«Татар халкын берләштерә торган мөкатдәс ике мәйдан бар. Аның берсе театр сәхнәсе булса, икенчесе - Сабан туе».
Аяз Гыйләҗев

Тавис кошлары да бәйрәмгә килгән
Идел буе Каенлыгында узган Сабантуйга килеп керүгә һәркем үзен туган якларына кайтып килгәндәй хис иткәндер. Анда һәр төбәк ниндидер бер үзенчәлеге белән аерыла иде. Чүпрәлеләр чүлмәк ясау, палас туку һәм чабата үрү серләренә өйрәтсә, кукмаралылар күз явын алырдай чигүле башмаклары, итекләре белән сокландырды. Балыкбистәлеләрнең тәмле ризыклары кунаклар күңеленә хуш килгәндер. Арча районыннан Ильяс Халитов Сабантуйга тавис кошларын да алып килгән. Аларның һәркайсын Президент Рөстәм Миңнеханов та кызыксынып күзәтте.
Башка еллардан аермалы буларак, Сабантуй уеннары көрәш мәйданында гына узды. Бәйрәмне шәһәр мэры Илсур Метшин ачып җибәрде. Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында һәр халыкның гореф-гадәтләрен чагылдырган әлеге авылларны оештыруны күркәм күренешкә санады. Рөстәм Нургали улы үзенең Төркия, Алтай Сабан туйларында булуын да әйтеп узды. Ул, бар халыкны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен ирештерде.
Мәйдан читендә олысы-кечесе су ташу, капчык киеп йөгерү, пычкы белән бүрәнә кисү, авызга йомырка кабып йөгерү һ.б. уеннарда катнашты. Пычкы белән бүрәнә кисүдә хатын-кызлардан Раилә Сәмигуллина беренчелекне бирмәде. Гер күтәрүдә исә Фазыл Җәләлетдиновка тиңнәр табылмады. Сәхнәдә сәнгать осталары тамашачы белән бергә мәйдандагы көрәшчеләргә дә рухи азык бүләк иттеләр.
Келәмдә бил алышкан көрәшчеләрне күзәткән халык дулкынландыргыч мизгелләрне көтеп алды. 75 килограммга хәтле үлчәүдә беренче урынны Илнар Галиев яуласа, 80 килога хәтле авырлыкта Булат Әхмәдиев алды. Татарстанның атказанган спорт осталары Марат Нәҗмиев белән Ильяс Галимовны халык аеруча кызыксынып күзәтте. Маратның авырлыгы көндәше авырлыгыннан унбиш килога азрак булуга карамастан, йөз килога кадәр булган Ильяс белән абсолют батыр исеме өчен бил алышты. Ниһаять, җиңү Ильяс Галимовка елмайды. Идел буеның абсолют батырына машина тапшырылды. Быел келәмдә чит өлкәләрдән килгән башка милләт кешеләре дә үз көчләрен сынап карады. Россиянең атказанган спорт остасы, тренер Марат Әхмәдиевкә Кырымга юллама да бүләк иттеләр.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

Аккош күле дә гөрләде!
Аккош күле янындагы Сабан туе да меңләгән казанлыны һәм башкала кунакларын үз мәйданына җыйды. Бу көнне һава торышы да искиткеч матур иде, бәйрәм дә менә дигән итеп оештырылган. Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов, барлык кунакларны бәйрәм белән котлагач: «Сабан туе - борынгы, әмма һәрвакытта да яшь бәйрәм. Ул барлык Татарстан халкын берләштерә торган символ булып тора», - диде. Биредә узган Сабан туенда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Сабан туе капкасыннан узуга ук, бәйрәм атмосферасына чумасың. Әнә «Фольклор мәйданы»нда Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары, гармунчылар, фольклор ансамбльләре чыгыш ясый, «Ярминкә» мәйданчыгында кунаклар халык осталары эшләнмәләре, сувенир продукциясен карап хозурлана. «Спорт» мәйданы»нда берәүләр волейбол уйный, икенчеләр, узыша-узыша, балык тота. «Солдат аланы»нда вокаль ансамбльләр чыгыш ясый. Балалар исә аерым бер мәйданчыкта күптөрле ярышларда катнаша һ.б.
Аккош күле янындагы Сабантуйның мөхтәрәм кунагы ТР Премьер-министры Илдар Халиков та бәйрәм чараларын күзәтеп кенә калмады, ә үзе дә төрле ярышларда актив катнашты. Ул өздереп курайда да уйнап күрсәтте, татар халык бию көенә тыпырдаучыларга да кушылды. Барлык халыкны милли бәйрәм Сабан туе белән тәбрикләгәч, ул: «Элек-электән Сабан туе татарларның гына түгел, ә республикабызда яшәүче башка халыкларның да яраткан бәйрәме», - дип билгеләп үтте.
Аккош күленнән бар халык күтәренке рух, яхшы кәеф белән таралды...

Быелгы Казан Сабан туйларында 147 мең кеше күңел ачкан.
Бәйрәм барышында 11 бала югалган (7се - Каенлыкларда, 4есе - Аккош күле янындагы мәйданда), бәхеткә, соңрак аларның һәркайсы табылган.
Барлыгы җәмәгать тәртибендә 1,7 мең полиция хезмәткәре кизү торган, ә бәйрәмдә тәртип бозу очраклары юк дәрәҗәсендә.
Сабан туенда 7 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, 8 медпункт халыкка хезмәт күрсәткән, шушы көнне бәйрәм мәйданыннан 29 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, кан басымы, имгәнүләр белән 9ы хастаханәгә салынган, гомумән алганда, бәйрәм көне чагыштырмача тыныч узган.
Бәйрәм мәйданнарыннан тыш, тәүлек дәвамында табибларны чакыртып 1 меңләп кеше телефоннан шалтыраткан һәм бу гадәти эш көне режимындагыча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading