16+

Сак булыгыз: каникул башлана

Казанда узган ел балалар катнашында 142 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 2 баланың гомере өзелде, 145е төрле авырлыктагы имгәнүләр алды. Республикада 23 бала юлда җан бирде.

Сак булыгыз: каникул башлана

Казанда узган ел балалар катнашында 142 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 2 баланың гомере өзелде, 145е төрле авырлыктагы имгәнүләр алды. Республикада 23 бала юлда җан бирде.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов әйткәнчә, балалар катнашындагы «йөрәкне икеләтә сызлатучы» һәлакәтләр быел да күзәтелә. Башкалада инде 16 авариядә бер кызчык үлде, 19 бала имгәнде. Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте мәгълүматларына караганда, балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең 20 процентында малайлар һәм кызлар үзләре гаепле. «Гомумән алганда, 18 яшькә кадәргеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәү яхшыра бара. Ләкин бала барыбер сабыйлык дөньясында инде ул: уен белән онытылып, юлга йөгереп чыгарга мөмкин. Шунлыктан мәгариф учреждениеләре янында, ишегалларында автомобиль тизлеген киметергә кирәк», - ди республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов. Кискенрәк чара да кулланыла башлаячак: әгәр, ата-анасы янәшәсендә үк торган чакта, юл һәлакәте бала гаебе белән килеп чыкса, эш балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә тапшырылачак. Баласын игътибарсыз калдырганы өчен, ата-ана әле административ штрафка да тартылырга мөмкин.
Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте, мәктәпләрдә язгы каникул башлану уңаеннан, транспорт чараларын идарә итүчеләрне, ата-аналарны юлларда балаларга икеләтә игътибарлы булырга чакыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading