16+

Салкыннар килә!

Озакка сузылган җепшек көннәрдән соң, Татарстанда әкренләп кенә суыта башлады. Һава торышы быел көн саен диярлек гаҗәпләндерә. Бездә гыйнвар аенда да көннәр җепшек торса, Америкада зәмһәрир салкыннар хакимлек итә. Боларның барысы да глобаль җылыну белән бәйле, дип аңлата белгечләр. Табигатьнең аның үз кагыйдәләре бар: әйтик, кайдадыр җылыта икән, икенче бер...

Галимнәр әйтүе буенча, мондый озакка сузылган җепшек көннәр республикада инде мең ел булмаган. Әмма алдагы көннәрдә барысы да нормага киләчәк - ял көннәрендә үк безне салкыннар көтә. Киләсе атна башыннан температура -28 градуска кадәр салкынайтуын фаразлыйлар.
Бүген исә республикада һава температурасы -6 градуска кадәр салкынайта, кар явуы һәм буран булуы көтелә, юлларда кар көртләре. 18 гыйнвар төнендә һава температурасы -13 градуска кадәр төшә, аязганда -18гә кадәр салкынайта. Көндез дә температура -8,-13 градус тирәсе булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Шимбә көнне шулай ук кар явачак, буран көтелә, шуңа күрә, юлга чыкканда сак булыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading