Шәһри Казан

Салып биргәч, эчә инде

Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр арасында алкогольле эчемлекләр эчеп агуланучылар арткан. Быелның 8 ае эчендә генә дә шундый 50 очрак теркәлгән инде.

14 яшькәчә балалар арасында 27 кеше агуланса, 15-17 яшьлекләр арасында 23 бала чак кына аракының корбаны булмыйча калган. Әмма әле болар рәсми органнарга билгеле булганнары гына, дип борчылуын белдерде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татмедиа» ААҖдә узган матбугат конференциясендә. «Алкоголизм» диагнозы да республикада яшәрә бара. Бу авыру белән 14 яшьтән 17 яшькәчә 3 яшүсмер теркәлгән, ә 20 бала исә, алкогольне чиктән тыш күп кулланучы буларак, күзәтү астына алынган, дигән иде Республиканың наркология диспансеры баш табибы Фәрит Фәттахов апрель аенда.
Хәер, хәлнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуына инану өчен, әллә кая барып торасы да юк. Беренче сентябрь булсынмы ул, соңгы кыңгырау бәйрәмеме, хәтта гадәти көннәрдә дә еш кына ямьсез бер күренешкә юлыгырга туры килә: яшүсмерләр, сыра шешәсе тотып, күңел ачып йөри. Бу, бер яктан, бик кызганыч күренеш булса, икенче яктан, ул бик тә куркыныч, чөнки аракы яшь организмны бик тиз үзенә бәйләп куя һәм авыруга әйләндерә. Аз гына күләмдә кулланылган алкоголь дә баланы агулый ала. Спиртлы эчемлекләрнең яшь организмга китергән зыяны искиткеч зур. Бала аны еш куллана башлый икән (әйтик, айга 3-4 тапкыр), ашказаны, бөер, бавыр, күзләр, нерв системасы һ.б.лар зыян күрә, иммунитет какшый. Шуларның нәтиҗәсе буларак, шикәр авыруы, гепатит, бавыр циррозы һ.б. күп кенә авырулар барлыкка килергә мөмкин. Яшүсмер тормышының иң матур вакытында - яшьлек чорында бер авыруга әйләнә дә куя.
Яшьләр арасында модага кереп киткән энергетик эчемлекләр алкогольгә тиз ияләшү өчен этәргеч булып тора. Агулану очраклары да күп вакытта алкогольнең сыйфатсыз булуы аркасында түгел, ә нәкъ менә яшьләрнең алкогольне энергетиклар һ.б. эчемлекләр белән кушып эчүе нәтиҗәсендә килеп чыга. Агулануларның тагын бер сәбәбе - алкогольле эчемлекләрне чиктән тыш күп куллану.
Беренчесе өлкәннәр «рөхсәте» белән
Яшьләр ник эчәләр соң, дигән сорауга күп җаваплар ишетергә мөмкин. Балалар аны дуслардан артта калмас һәм текә булып күренер өчен дә эчә, кыюлык өстәргә, шулай ук кызык ясарга дип тә куллана. Әмма ничек кенә булмасын, күп нәрсә гаиләдән тора, тәрбиягә бәйле. Гаиләдә бәйрәмнәрне спиртлы эчемлекләр белән үткәрү гадәте бар икән, бала кечкенәдән моны күреп үсә һәм шулай кирәк дип кабул итә. Күбесенчә, мондый гаиләләрдә табын артына балалар да эләгә һәм әкренләп аларга да өлеш тия башлый. Шундый бер очрак турында ишеткәнем булды: башлангыч сыйныфта укучы балалар туган көн үткәрергә җыелалар. Туган көнен билгеләп үтүче кызның әнисе килгән балаларның һәммәсенә сыра салып биргән, ә үзе: «Әниләрегезгә әйтмәгез», - дип кисәтә икән. Бала менә шулай спиртлы эчемлекне беренче тапкыр өлкәннәр «рөхсәте» белән татып карый да инде. Бераз үсә төшкәч, ул дуслары арасында да баш тартуны кирәк дип тапмый. Шул рәвешле әле ныгымаган, тулысынча формалашып бетәргә дә өлгермәгән яшь организм аракы дөньясына кереп китә.
Әти-әнисе сәламәт тормыш алып барган гаиләләрдә дә балаларның аракы белән дуслашып китүе мөмкин хәл. Җитәрлек игътибар булмау яки, киресенчә, чиктән тыш контроль - болар барысы да баланы начар юлга кертеп җибәрә ала. Әти-әниләрнең күбесе тәрбияне ашату-эчертү һәм акча белән тәэмин итүдә генә күрә, ә аралашу, киңәшү-сөйләшү һәрвакыт икенче урында кала бирә. Кайбер ата-аналар балаларының көнозын кайда, кем белән йөрүен дә белми хәтта.
Баланың эчә башлавына реклама, телевидение дә үз йогынтысын ясамыйча калмый, билгеле.
Алкоголь ул - агу!
Кайчан чаң сугарга? Бала спиртлы эчемлекләрне беренче тапкыр кулланып карагачмы, әллә мондый көннәр күбәя башлагачмы? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы алкогольне агуга тиңли. Алар фикеренчә, 18 яшькәчә балага гомумән спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый! Кеше алкоголь белән никадәр иртәрәк танышса, аңа шуның кадәр тизрәк бәйле була. Алкогольгә бәйлелек ул - авыру. Мондый кешене дәваларга кирәк. Шуңа күрә бу вакытта беренче чиратта табиб ярдәме сорала.

Баланың спиртлы эчемлекләр куллана башлавын күрсәтә торган билгеләр:
- баланың кәефе еш үзгәрүчән булу;
- сәер дуслар пәйда булу;
- мәктәптә проблемалар барлыка килү, баланың тәрбиясе үзгәрү;
- аппетит югалу;
- йокысызлык күзәтелү;
- бала әти-әнисе белән аралашудан читләшсә, аларның күзенә чалынмаска тырышса, шикләнергә урын бар;
- тышкы кыяфәттә барлыкка килгән үзгәрешләр: кызарган күзләр, сүлпәнлек;
баланың тамагы гел кибеп тору.

Бала өйгә эчеп кайтты - нишләргә?
Психолог киңәше:
Яшүсмер спиртлы эчемлекләр белән беренче тапкыр гына очрашканда, бу бик көчле агулануга китерергә мөмкин, хәтта моның ахыры бик аяныч тәмамлануы да ихтимал. Яшүсмер бик нык исереп кайта икән, табибка барыгыз яки ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртыгыз. Барлык тәрбияви сөйләшүләрне икенче көнгә калдырыгыз. Проблема әле бик тирәнгә кереп китәргә өлгермәгән булса, әле ата-ана балаларына йогынты ясый ала: әңгәмә үткәрүнең нәтиҗәсе булырга мөмкин. Улыгыз яки кызыгыз ни өчен эчеп карарга булган - шуны ачыклагыз һәм моңа аракысыз да ирешеп булганына дәлилләр китерегез. Яшүсмерне дуслары арасында «юк!» дип әйтергә һәм үз фикерендә тора белергә өйрәтергә кирәк. Сөйләшүләр юкка икән, озакка сузмыйча, белгечкә мөрәҗәгать итегез.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: