16+

«Самосырово» полигоны файда китерә башлаячак

Казанның Совет районындагы торак комплексларында, Клыки һәм Констаниновка бистәләрендә яшәүчеләр берничә елдан «Самосырово» полигоныннан агылучы сасы исләрдән тулысынча котылырга мөмкиннәр.

«Самосырово» полигоны файда китерә башлаячак

Казанның Совет районындагы торак комплексларында, Клыки һәм Констаниновка бистәләрендә яшәүчеләр берничә елдан «Самосырово» полигоныннан агылучы сасы исләрдән тулысынча котылырга мөмкиннәр.

Голландиянең Multriwell һәм Trisoplast Mineral Liners компанияләре Татарстанда чүп-чардан биогаз җитештерү предприятиесе төзергә теләк белдергән. Полигоннарда multriwell (биогаз кысып чыгару) һәм trisoplast (чүп-чар катламнарын томалау) голланд технологияләрен куллану мәсьәләсе Татарстан Республикасының инвестицияле үсеше агентлыгында тикшерелгән. Әлеге агентлыкның матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, «Казаннан 12 километр ераклыкта «Самосырово» көнкүреш калдыклары полигоны тирәсендә экопарк барлыкка киләчәк. Ул көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын эшкәртү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләрне берләштерәчәк. Калдыкларны эшкәртүдә һәм икенчел чималдан продукция җитештерүдә заманча технологияләр сынап каралачак.
Самарада көнкүреш калдыклары полигонында биогаз предприятиесе инде эшли. Анда 1 гектар мәйдандагы чүп-чардан сәгатенә 600 кубометр биогаз алуга ирешелә. Биологик ягулыкның 56 проценты - метан, 42 проценты - углекислый газ. Шушы газлар электр энергиясе җитештерүгә тотыла.
«Самосырово» полигоны янәшәсендә «Казан экопаркы» төзелешенә әзерлек эшләрен инде 2014 елда ук башлау ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading