Шәһри Казан

Сата белеп сат

Машина сату уен эш түгел. Бөтен кеше дә үзегез кебек намуслы дип уйлау артык беркатлылык булыр иде. Исегездән чыгармагыз, сезнең уңышка, керем алуыгызга бөтенесе дә шатланмый, кайвакытта хәләл эшләп тапканыгызга хуҗа булучылар да очрарга мөмкин. Кайбер киңәшләргә колак салсагыз, бу сезгә күңелсез хәлләргә юлыкмаска ярдәм итәр.

Реклама

Без дә хәзер европалашып барабыз, бер машинада дүрт-биш елдан артык йөрүчеләр сирәк. Иртәме-соңмы, искесен сатып, яңасын алырга омтылабыз. Машина сатылу турында газетага белдерү бирәсез дә, бернинди мәшәкать тә юк кебек - барыбер берәрсе килеп алачак. Берәү генә түгел, кызыксынучылар, килеп караучылар күп була, шул исәптән җиңел юл белән кеше малына хуҗа булырга теләүчеләр дә килергә мөмкин. Сөйләшүләреннән генә андыйларны ачыклау мөмкин түгел, аларның тәҗрибәсе җитәрлек. Газетага белдерү биргәч, Сез машина эзләүчеләр генә түгел, җиңел кәсеп яратучылар игътибарында да булачаксыз.
Сатып алучылар өчәү-дүртәү булган очракта, машинаны йөртеп карыйбыз дип тәкъдим ясаганда, алар белән үзегез генә утырып китмәвегез хәерле. Беничә йөз метр узуга ук, документларны алып, хуҗаны машинадан бәреп төшереп калдырган очраклар сирәк түгел.
Икенчеләре машинаны йөртеп караганда, хуҗа күрмәгәндә генә, ачкычның күчермәсен алырга мөмкин. Шул ук вакытта машинага нинди сигнализация куелганын да ачыклыйлар. Хуҗаны сөйләштереп, кайда эшләве, кем белән яшәве, машинаның кайда саклануы хакында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга тырышачаклар. Икенче көнне акча алып киләбез дип китеп барган бу кемсәләр дә башка күренмәскә мөмкин, шулай ук машина да...
Кеше алдауның ысуллары бик күп. Машинагыздан колак кагасыгыз килмәсә, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:
-Машинаны базарга сатарга алып барганда, ялгыз гына бармагыз, дусларыгызны чакырыгыз.
-Сатып алучының машинаны йөртеп карыйсы килсә, ул - берүзе, ә сезгә берничәү булырга кирәк.
-Ачкычны машина белән кызыксынучыга биргәч, кулларыннан күзегезне алмагыз.
-Газетада белдерү бастыргач, карарга килүчеләрне машина сакланган җиргә алып бармагыз.
-Иң яхшысы - газетага белдерү бирмәү, ә машинаны таныш-белешләр, хезмәттәшләр яки күршеләр аша сату. Бу авыррак һәм озаграк, әмма, аның каравы, алдану ихтималы да азрак
.

Яңа машина алгач...
Һәрбер яңа машина хуҗасы аның ватылмыйча, озак «яшәвен» тели. Моның өчен нишләргә кирәк? Барыннан да элек, машинагызның Сезгә ничек хезмәт итүе беренче
3-5 мең километрны ничек йөрүегезгә бәйле.
-Бу вакыт эчендә машинага нык игътибар бирү сорала. Нәкъ менә әүвәлге мәлдә коробка, двигатель детальләренең һәм тулаем машинаның шомарып эшләп китүе аның киләчәккә «нигезен» сала.
-Белгечләр әйтүенчә, бу чорда машинада узышырга, двигательне кыздырырга, нормадан зуррак тизлектә йөрергә киңәш ителми. Юлга чыгар алдыннан, двигательне кирәкле температурага хәтле җылытырга кирәк, җылынган двигатель тигез эшләргә тиеш.
-Юлга чыкканда барлык детальләрнең ныклыгын, тәгәрмәчләрдәге басымның күләмен, май һәм суыту сыеклыгын тикшерергә кирәк. Фараларның, стоп-сигналларның, пыяла чистарткычларның төзеклеген карап чыгу мөһим.
-Двигательгә заводта салынган май үзенчәлекле характеристикага ия. Ул машинага нәкъ менә баштагы чорда куллану өчен махсус салына. Шуңа күрә, майны 3-5 мең чакрым узганчы алыштырырга ашыкмагыз.
-Руль артына утырганчы, машина астында кулдәвекләр булу-булмавын карагыз. Машинаны кабызгач, суыту сыекчасы, бензин агу-акмавын тикшерегез. Двигатель тигезле-тигезсез, ят тавыш чыгарып эшләсә, кичекмәстән сүндерергә һәм техник ярдәм күрсәтү станциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-Әлеге чорны ничек үтүгә карап, машинагызның «гомере» билгеләнәчәк. Киңәшләргә колак салып, баштагы чорда саклап йөргәндә, ул сезгә озак гомер итәчәк.

Эчкән килеш рульдә йөрмә!
Күп кенә автомобиль йөртүченең тормышында спиртлы эчемлек кулланган чагы да була. Әлбәттә, акылы бар кеше эчкән баштан руль артына утырмый анысы. Әмма кайвакытта кеше инде айныган була, ул үзен яхшы хис итә һәм руль артына утыра алам дип уйлый. Бу очракта шуны истән чыгарырга кирәкми: спирт кан составыннан чыгып бетмәскә мөмкин. Организмга аның өчен берникадәр вакыт таләп ителә. Ә төрле эчемлек төрле кеше организмыннан төрле вакытта чыга. Шунлыктан, түбәндәге таблица күпләр өчен файдалы булыр.
Моның өчен эчемлекнең төрен, кешенең авырлыгын, физик халәтен, шәхси үзенчәлекләрен һәм эчемлекнең күләмен белү шарт.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: