16+

Сатлыкҗан үрдәкләр, гипнозлы этләр...

Юк-юк, мин аучыларны яратмыйм. Тере җаннарны җәберләүче кешеләр белән нинди уртаклык булырга мөмкин?! Шулаен шулай да соң... Әмма минем алар белән сәгатьләр буе сөйләшер сүзем бетми. Табигатьтәге һәр үзгәрешне күреп-тоеп торучы, аның матур мизгелләренә сокланучы, киек кошлар, җәнлекләр турында мең дә берне белүчеләр дә шул ук аучылар ләбаса!

Сатлыкҗан үрдәкләр, гипнозлы этләр...

Юк-юк, мин аучыларны яратмыйм. Тере җаннарны җәберләүче кешеләр белән нинди уртаклык булырга мөмкин?! Шулаен шулай да соң... Әмма минем алар белән сәгатьләр буе сөйләшер сүзем бетми. Табигатьтәге һәр үзгәрешне күреп-тоеп торучы, аның матур мизгелләренә сокланучы, киек кошлар, җәнлекләр турында мең дә берне белүчеләр дә шул ук аучылар ләбаса!

Бүгенге көндә Татарстаныбызда утыз меңгә якын рөхсәт кәгазе алган сунарчы бар. Кем ничектер, әмма бу санны ишеткәч, үзем дә кыр куяны кебек калтырап куйдым. Утыз меңлек армиянең бер вәкиле - Балтач районының Алан авылыннан Хәлим Кәримов. Аучылык белән, гадәттә, тормышлары бер көйгә салынган ир уртасы кешеләр кызыксынып китә. Сунарчылык белән инде 14 ел шөгыльләнүен исәпкә алсак, Хәлим бу эшкә шактый яшьли тотынган. Хәер, Хәлим бар яктан да өлгер: артык сузып йөрмичә өйләнгән, бүген инде өч бала әтисе. Зур гаилә булып, төп нигезне саклап, авыл тормышының өстенлекләрен күреп, гөр килеп яшәп яталар. Хәлим белән сүзне «аучылар армиясе» турында сөйләшүдән башладык.
- Сез ул утыз меңлек армиядән алай курыкмагыз. Үзебезнең авыл мисалында гына карасак та, тугыз аучы саналабыз, шуларның икесе генә ауга йөри. Күпләрнең ау мылтыкларын, кварталга бер, участок милиционеры гына тотып карый, - ди Хәлим.
- Әле ярый шулай. Бар да мылтык тотып чыкса, урманда бер җәнлек тә калмас.
- Юк инде, Сез нәрсә, без табигатькә зыян салучылар түгел ләбаса, ә күбәеп киткән җәнлекләрне акыл белән аулап, кимегәннәрен кайгыртучылар гына. Браконьерлар белән бутамагыз аучыларны. Хәзер көн саен диярлек урманга керәм, куяннар белән качышлы уйныйбыз. Ауның бит кызыгы җәнлекне атып егуда гына түгел. Кем хәйләкәррәк, ут күзлерәк, җитезрәк икәнлекне исбатлау да бик мавыктыргыч. Дустым белән кыр куянын эзләп табабыз, атып тидерү мөмкинлегенә җиткерәбез, ләкин атмыйбыз. Миннән алда күрше кычкыра: «Хәлим абый, тия күрмә», - ди. Куяннар бетә күрмәсен, калсын дип борчылуы. Белякны - ак куянны аулау бөтенләй тыела. Ул шундый матур: ап-ак, колак очлары гына кара. Поскан, әйтерсең лә мин аны күрмим, атарга уйласам тидерә алам, әлбәттә. Мөмкинлек булып та атмыйча калуның да үз хикмәте, рәхәте бар. Кыр куяннары, пошилар тозны бик тансыклыйлар. Үзебезнең урман тирәсендә мин аларга тозлар куям. Юлда тапталган куяннарны күрәсездер, алар анда юлга сипкән тозны эзләп чыгып һәлак булалар. Прожекторлар белән яктыртып, ауны тамашага әверелдереп йөрүчеләрне бөтенләй аңламыйм. Монысы гадел ау түгел.
Хәлимнең аучы икәнлеге онытылды, җәнлекләр, киек кошлар дөньясына кереп киттек. Ау вакытында кулланыла торган үрдәкләрнең бер төрен Хәлим үз хуҗалыгында үрчетә. Тышкы кыяфәтләре белән кыр үрдәкләренә охшаган бу кошларның тавышлары бик көчле, яңгыравыклы. Нәкъ менә шушы үзенчәлекләре ау вакытында кулланыла да инде: алар, тавыш чыгарып, елга буена башкаларны да чакыралар. Бер сүз белән әйткәндә, «сатлыкҗан үрдәкләр» инде. «Мине аягымнан бәйләп куйдылар, дошман бар, килмәгез», - диясе урынга, башкаларны мылтык астына чакырып торалар. Мондый «сатлыкҗаннар» элек тә бик зур бәһале булганнар. Аучылык киң таралган дворяннар чорында крепостной крестьяннарны шушындый үрдәкләргә (подсадные утки) алмаштыра торган булганнар. Энциклопедиядә бирелгән бу белешмәгә ни ышанырга, ни ышанмаска белмәдем. Кеше башы бер үрдәккә торсын инде. Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк»е дә искә төште, казлар ышанычлырак икән. Алардан да тугрырак, мөгаен, этләрдер. Хәлимдә аларның ике токымдагысы бар. «Яхтерьер токымлысында инстинкт акылдан өстенрәк», - ди Хәлим. Кыр үрдәгеме аңа, ишегалдында йөрүче казларыңмы, иң мөһиме - ауларга булсын. Җирне казып, өненә качкан җәнлекләрне дә тота, аннан соң инде аның үзен аучы казып алырга тиеш, ярдәм булмаса, шунда вәйран булырга мөмкин. Лайка токымлы этләренең акылына сокланырга гына кала. Поши аулаганда ул аның каршысына чыгып баса һәм аны, аучылар килеп җиткәнче, гипнозлагандай бер урында тота.
Кызык... Тормышта да берәүләр капкыннар куя, икенчеләре беркатлылыклары белән эләгә. Берләребез сатлыкҗан үрдәкләр тавышын якынрак күрә, ә кайберәүләр алдан ук сизенә-тоемлый, аларда сагаю сәләте бар. Безнең арабызда яхтерьер кебек үлгәнен, яки калганын, ни кылганын аңламаучылар да, лайкалар кебек бер карашы белән кадаклап куючылар да бар...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading