Шәһри Казан

Сатучы буласым калган икән

Авылдагы 3 кибетнең берсендә эшләгән апам мине 2 көнгә үз урынында эшләп торырга чакырды бит әле. Сатучы эшенә сабый чактан кызыгып йөри идем: күзең нәрсәгә кызыга - шуны аласың да ашыйсың, күрүче дә, белүче дә юк, янәсе. Ә нәрсә? Укудан да гарык булуым җиткән, ризалаштым. Икенче көнне сәгать сигездә үк...

Реклама

Авылдагы 3 кибетнең берсендә эшләгән апам мине 2 көнгә үз урынында эшләп торырга чакырды бит әле. Сатучы эшенә сабый чактан кызыгып йөри идем: күзең нәрсәгә кызыга - шуны аласың да ашыйсың, күрүче дә, белүче дә юк, янәсе. Ә нәрсә? Укудан да гарык булуым җиткән, ризалаштым. Икенче көнне сәгать сигездә үк кибетне ачтым. Буш вакытымда чишәрмен дип, кулыма сканворд та эләктергән булдым. Беренче сүзен чишүгә, ишектән иң беренче сатып алучым да күренде. Юк, таныш түгел бу кеше. Авылдагыларның исемнәрен белеп бетермәсәм дә, йөзләре таныш була.
- Тәмәкең бармы? - диде «клиентым», прилавкага ята төшеп.
- Тартмыйм бит, абый, - дидем мин, шаярган булып. Кибетебезнең хәләлләрдән саналуын әйткәч, күзләрен генә акайтты агаең. Авыз эченнән әллә Алланы, әллә мулланы сүкте дә чыгып китте...
Да-а, мин әйтәм, аяк «җиңел» минем. Бер кеше керде, анысы да әйбер алмады. Әллә соң катырак әйтеп ташладыммы? Ярар, ипи-сөт машиналары килгәч керерләр әле дип утырам шулай сканворд тотып. Шау-гөр килеп бер көтү бала-чага кереп тулды. Пыяла прилавка астындагы бөтен кызыктыргыч-суыргыч кәнфитләрне алырдай булып чыш-пыш килгәч, алдыма бер уч 10-50 тиенлекләр китереп салдылар болар. Әнекәйгенәм! Ник бер эре акча булсын! Каяннар җыеп бетергәннәрдер - әллә ничә мәртәбә буталып, кат-кат санарга туры килде. Менә кайчан кирәк ул математика! «Зур» акчаларына 10 «малибу» тиде тагын үзләренә.
Әкренләп әбиләр дә ипигә төшә башлады. Ничек кенә булса да (апам өйрәткән ысул белән), аларны буш җибәрмәскә кирәк. Авызда эреп китә торган прәннек, йомшак «карамель», саф-саф тезеп куйган чәйләрне мактыйм мин боларга. Әйе, алдарсың әбекәйләрне! Кайсы прәннек йомшак, кайсы чәй тәмле, кайсы кәнфит тешкә ябыша. Барысына да тиешле бәяне бирә болар. Әле шул арада нигә кибеттә бүген мин эшләгәнне дә сораштырырга өлгерәләр. Университеттан кумаганнармы, янәсе. Ә барыбер кызык алар белән: ипи килгәнче, ишетергә өлгермәгән дөнья яңалыкларын, күрше кызны ниндидер таныш түгел машина алып кайтуын, кичәге сериядә Габриэль белән Викториянең, ниһаять, очрашуын һ.б. күп кенә «әһәмиятле» нәрсәләр турында хәбәрдар булдым. Әйтәм апа, телевизор карарга да, газета укырга да яратмыйм, ди, аяклы матбугат үзендә икән бит аның. Җитмәсә, үлчәү саннарына да күз салып тормый алар, салырлар иде дә - күзләре күрми. Әбиләр - рәхәт «клиентлар», дип апа белми әйтмәгән икән.
Әле авыл кибетләренең бер үзенчәлекле ягы да бар: монда акчасы юкларга язып кына бирәләр. Менә кайда ул бер-береңә ышануның дәлиле. Кул да куйдырмыйлар, чегы да юк. Кем күпме бәялек товар ала, акчасы булмаса, «Әҗәт дәфтәре»нә теркәлә. Үзебезнең авылдан гына түгел, якын-тирә авыл кешеләре дә бар монда. Актара башласаң, кемнәрне генә тапмыйсың ул дәфтәрдә. Бертөрле исемнәр күп булганлыктан, кушамат белән язылганнары да хәйран: «карга» Ибрае, «бияләй» Фәрите, «пчү-пчү» Айдары...
Яңа һөнәрнең нечкәлекләрен өйрәнә-өйрәнә, беренче эш көнем шулай сизелмичә дә үтеп китте. Көне буе аяк өстендә булу, төшке ялсыз эшләү үзенекен иткән, ахрысы, төнлә кайда йоклаганымны да белмәдем.
Икенче көнне авырлык белән генә торып, киттем янәдән эш урыныма. Йокы туймаганнан бозылган кәефем, авылдашлар белән аралашкач, хәйран ук яхшырды тагын. Бүген хәтта кыюланып китеп, гөрли-гөрли сата башладым - гомерем буе сатучы булып эшләгәннән ким түгел. Бер авырлыгы юк кебек. Сатучы буласым калган икән, 5 ел буе университетта укып чиләнгәнче, машинкада сан тапкырлап, тәмле телеңне кызганмыйча гына утырасы ич! Авыл өчен хезмәт хакы да ярыйсы гына: 7-8 мең тирәсе чыга, әле тагын юган-җыештырган өчен дә өстәлә икән. Апага бу сүзләрне әйткәч, көлде генә. «Беренче карашка гына җиңел тоела. Озаграк эшләсәң, аңларсың әле», - диде ул. Хуҗа алдында хисап тоту, товарның яраклылыгын даими тикшереп тору, саннар белән игътибарлы булу, сатып алырга кергән «көйсез кияүләр»гә ярарга тырышу һәм башка кыенлыкларны санап китте апам. «Көйсез кияүләр» дигәннән, һәрнәрсәдән гаеп табарга яратучылар турында әйтүе икән. Йә аларга үлчәү ошамый, йә алма артык йомшак, йә сатучы озак мыштырдый... «Ә кибеттә «клиент» һәрвакыт хаклы! Сатып алучыларыңны югалтырга теләмисең икән, татлы телеңне, игътибарыңны кызганма! Һәрвакыт елмаеп торган сатучы кибетенә гел кереп кенә торасы килә бит...» Апаның сүзләреннән соң, дөрес бәяләргә саттыммы икән, дип шикләнә үк башладым. Менә уйлап йөр син «алдым-бирдем» генә эш дип.
Шушы уйлар белән сатучы «тәхет»ен янәдән апама тапшырдым. Кызык-мызыгы да, әбиләре дә, көйсез «кияүләр»е дә үзенә булсын. Минем кебек башында җил исүче студентка бара торган һөнәр түгел икән бу! Укуыңда гына бул, кыскасы. Ә эш качмый ул, кайчан да өлгерермен әле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: