16+

Сайладык!

4 декабрь көнне РФ Федераль Җыенының түбән палатасы - РФ Дәүләт Думасына сайлаулар булып узды. Бу уңайдан 5 декабрь көнне ТР Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин катнашты.

Татарстанда сайлау хокукына ия булган халыкның 81 проценты тавыш бирүдә катнашкан. Бюллетеньнәрнең 94 проценты эшкәртелгәннән соң, «Бердәм Россия» партиясе - 79,26 процент, КПРФ - 10,16 процент, «Гадел Россия» - 4,85 процент, ЛДПР - 3,19 процент, «Яблоко» - 0,93 процент, «Россия Патриотлары» - 0,41 процент, «Правое дело» 0,35 процент тавыш җыйган.
Федераль масштабтагы нәтиҗәләр газетабызны басмага тапшыру вакытына шундый иде: «Гадел Россия» - 8547035 (13,22 процент); ЛДПР - 7532859 (11,65 процент); «Россия Патриотлары» - 628290 (0,97 процент); РФ Коммунистлар партиясе (КПРФ) - 12402775 (19,19 процент); «Яблоко» - 2198220 (3,40 процент); «Бердәм Россия» («Единая Россия») - 31927238 (49,39 процент); «Хак эш» («Правое дело») - 384652 (0,60 процент).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading