Шәһри Казан

Сергей Кельбах: «Татарстан төзи дә төзи»

Казанда узган атнада I халыкара транспорт-логистика форумы булды. Анда бердәм халыкара транспорт-логистика челтәре торгызу һәм транспорт тармагындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре өйрәнелде.

Реклама

Россиянең транспорт министры Максим Соколов: «Дөньяда транспорт тармагы актив үсеш кичерә. Ул сәнәгатьнең башка өлкәләренә дә уңай йогынты ясый. Яңа тимер юллар төзеләчәк, БАМ, ТрансСебер тимер юллары камилләштереләчәк. Төньяк диңгез юлына нык игътибар бирелә. Татарстан юллар төзелешендә активлык күрсәтә», - дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Форумда 7 чит илдән һәм Россиянең 25 төбәгеннән делегацияләр, 350 бизнес вәкиле катнаша. Россия Президенты, шулай ук Россиянең Транспорт министрлыгы ярдәмендә Казанда юл-транспорт чишелешләре, метроның янә 3 станциясе төзелде. Республикада Нократ елгасы аша яңа күпер сафка бастырылды, гомуми исәптә 100 километр асфальт түшәлде. Быел 52 авылга асфальт юл тоташачак. Мәскәү - Казан маршрутында тизйөрешле поезд юлы төзеләчәк. Мәскәүгә өч сәгать ярымда барып җитеп булачак. Зөя (Свияга) төбәкара мультимодаль логистика үзәге төзелә башлый, проект бәясе - 20 миллиард сум», - диде.
Зөя (Свияга) логистика үзәге елга, тимер юл һәм автомобиль транспортын берләштергән, 193 гектар мәйданны биләгән склад-шәһәр ролен үтәячәк. Биредән елына 14,5 миллион тонна йөк төрле тарафларга озатылачак.
«Татарстанда быел - Экология елы. Машиналарны газ ягулыгына күчерү буенча РАО «Газпром» белән уртак проектка имза салынды. Республикада автомобильләргә газ тутыручы 60 станция төзеләчәк. Татарстанда җитештерелгән продукциянең 50 проценты экспортка җибәрелә. Республикада 2016 елга елына 2 триллион сум продукция җитештерүгә ирешү бурычы куелды. Шунлыктан транспорт тармагының әһәмияте гаять зур», - диде Президент Рөстәм Миңнеханов.
«Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах: «Татарстан ул башка төбәкләр кебек Мәскәүдән акча теләнеп йөрми, төзи дә төзи. Татарстанда юллар төзелешенең киң колачта алып барылуын күреп, Башкортстан да юл төзелешен активлаштырды», - дип, республиканы мактады.
Татарстан аша да узучы Европа - Кытай автомагистрален, М-7 «Волга» трассасының Казан-Чаллы өлешендә янәшә юл төзелешен 2017 елга тәмамлау бурычы куелган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: