16+

Северныйны чүплеккә әйләндергәннәр

Казанда санитар чистарту икеайлыгының соңгы ае бара.

Северныйны чүплеккә әйләндергәннәр

Казанда санитар чистарту икеайлыгының соңгы ае бара.

Язгы өмәләр башкаланың шактый чистаруына ярдәм итте. Әмма шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйткәнчә, Вахитов һәм Идел буе районнарында рөхсәтсез тупланган чүплекләр четерекле мәсьәлә булып кала бирә әле. Чөнки шушы районнарда тузган тораклар һәм предприятиеләр күпчелекне тәшкил итә. Казанның гомумтерриториясендә быел 145 урында рөхсәтсез чүплек оештырылганлыгы ачыкланган. Аларның 33е бетерелгән. Рөхсәтсез чүплекләрне чистарту өчен, ел саен уртача 50 миллион сум акча тотыла. Шапшаклыгыбыз аркасында күпме финанс чыганаклары әрәмгә китә. Шәһәр бюджеты штрафлар хисабына тулылана дип, үзебезне-үзебез юатсак кына инде. Шәһәр башкарма комитетының административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Рамил Муллин сүзләренә караганда, быел юридик һәм физик затларга 1990 беркетмә тутырылган, барлыгы 72 миллион сум штраф салынган. Башланган эшнең ахырына җиткерелмәве дә сәер. Казанның күп кенә урамнарында һәм скверларында чүп-чар тутырылган капчыклар инде 10-15 көн буе ята, чүпләр кабат тирә-юньгә чәчелә. Шәһәр бистәләре өчен тагын 866 контейнер, 44 бункер сатып алыначак. Тик вакытында алып китү оештырылмаса, яңа җиһазлардан ни файда?! Авиатөзелеш районына караган Северный бистәсенең Үзәк Мариуполь һәм Кече Армавир урамнарында бункерлар гына түгел, тирә-юнь дә чүп белән тулган әнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading