16+

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Бүген - Укытучылар көне. Элегрәк бу бәйрәм октябрьнең беренче ял көненә туры китереп уздырылса, хәзер даими рәвештә 5 октябрьдә үткәрелә.

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Бүген - Укытучылар көне. Элегрәк бу бәйрәм октябрьнең беренче ял көненә туры китереп уздырылса, хәзер даими рәвештә 5 октябрьдә үткәрелә.

Республика мәктәпләрендә 36 меңнән артык педагог исәпләнә. Соңгы елларда әлеге һөнәргә яшьләрнең тартылуы аеруча сөендерә. 35 яшькәчә педагоглар барлык укытучыларның 25,08 процентын тәшкил итә.

Гөлназ Маннаповага (рәсемдә) 28 яшь. Арча педагогия көллиятен тәмамлаган кыз көн саен үз авылыннан 20 чакрым ераклыкта урнашкан Яшел Үзән районының Акъегет мәктәбенә бара. Яшь белгеч инглиз теле укыта.

- Кияүгә чыккач, әти-әнигә якынрак буласыбыз килгәнгә, ирем белән туган авылым Норлатта төп­ләнеп калырга булдык. Авылда эш табуы җиңел түгел. Күршедәге Акъегет авылында инглиз теле укытучылары кирәк дигәч тә, шунда мөрәҗәгать иттем. Хәзер монда үз урынымны таптым. Башка мәктәпкә китәсе дә килми. Кечкенәдән мәктәпне, балаларны яраттым. Мәктәптә инглиз теле укытучым Светлана Вәлиева миңа һәрчак үрнәк булды. Дәресләремдә ул өйрәткәннәрне, үзенчәлекле алымнарны кулланырга тырышам, - ди Гөлназ.

Дәрес бирүдә иң мөһиме такта белән акбур дисәләр дә, башлангыч сыйныфларга бер кочак уенчык алып керә ул, дәресләрне уен формасында алып бара. Укыту процессында сингапур алымын файдалана. Инглиз телен татар теле белән бәйләп өйрәтә. Ел саен Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, татар теле укытучысы белән берлектә, шагыйрьнең шигырьләрен инглизчә сәхнәләштерә.
- Укытучы эше җиңел түгел. Тәҗрибәсе булмаган яшьләргә аеруча авыр. Әмма һәрчак камилләшергә, иҗади үсәргә омтылырга кирәк, синең артыңнан укучыларың да иярәчәк. Укытучы өчен хезмәт хакыннан бигрәк, коллектив, балалар мөһим. Дәрескә килеп керүгә күзләре ялт-йолт килеп торган укучыларны күрәм дә, рәхәт булып китә, димәк, алар мине тыңларга әзер. Минем эшемнең нәтиҗәсе бар, бала дәрескә тартыла, - ди Гөлназ Маннапова.

Татарстанда мәгариф системасына зур игътибар бирелә, республикабыз бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча ил күләмендә беренче бишлеккә керә,бөтероссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. Укытучыларның абруе үсә бара. Һөнәри яктан камилләшү максатыннан педагоглар өчен төрле чаралар оештырыла, әйтик, «Ел укытучысы, «Безнең яңа укытучы», башка бәйгеләрдә катнашу, төрле грантлар оту мөмкинлеге бирә. Былтырдан эшли башлаган максатчан кабул итү программасы беренче чиратта, укытучыларны эш урыннары белән тәэмин итүне күздә тота. Ягъни уку йортын тәмамлаган белгечләр, туган якларына кире кайтып эшләргә тиеш. Дөрес, моңа охшаш программа элек тә бар иде. Әмма ул көткән нәтиҗәләрне бирмәде.

Белгечләрнең күбесе авылга кайтып төпләнергә теләмәде. 2015 елдан исә программага үзгәрешләр керде, таләпләр катгыйланды. Быел әлеге максатчан программа буенча укырга теләк белдергән 600ләп чыгарылыш сыйныф укучысы арасыннан 200ен сайлап алганнар. Алар Казан федераль университетында, Алабуга һәм Чаллы педагогика университетларында укытучы һөнәрен үзләштерәчәк. «Укып бетергәннән соң, алар үз шәһәр-авылларына кайтып эшләргә тиеш булалар.

Шуның өчен ай саен 15 мең сум күләмендәге стипендия алып барачак һәм тулай торакта яшәячәкләр. Әлеге стипендия - социаль гарантия, ягъни яшь укытучы үзенең районына укытырга кайтмаган очракта, бу акчаларны кире кайтарырга тиеш була», - ди Татарстанның Мәгариф һән фән министрлыгында матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова. Бу программа кысаларында, бүген мәктәпләрдә ихтыяҗ иң зур булган фәннәрдән - математика, физика, химия, информатика, башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләячәкләр. 2015 ел йомгаклары буенча, укытучыларның уртача айлык хезмәт хакы 29 мең сумга якын булган. Иң мөһиме, мәктәпләрдә хезмәт хакына кызыгып түгел, үз эшен чынлап та яратып башкаручы, балалар белән эшләргә теләгән, укытудан тәм табучы талантлы укытучылар саны арта. Белем бирү - ­дөньяда иң борынгы һәм иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе. Укытучының абруе һәрчак саклансын иде.



ФОТО: hochu.ua

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading