Шәһри Казан

«Сез изге эшләр башкарасыз»

Көн дәвамында өч зур вакыйганың шаһитлары булды азнакайлылар үткән җомгада: тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына атап һәйкәл ачылу; «Шәйхетдинов» микрорайоны белән шәһәрне тоташтыручы юлны файдалануга тапшыру; ветераннар хәрәкәтенә 40 ел тулу уңаеннан уздырылган тантана. Һәркайсы шәһәр тарихында калачак әлеге чараларда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

Сугышның яралары тирән
Азнакайдагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга атап салынган һәйкәл, ян-ягында ике канаты «үсеп чыкканнан» соң, сугыш афәтен тулысы белән ачып сала торган тулы бер комплекска әверелде. Канат дигәнебез - тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына багышланган һәйкәлләр.
- Әлеге изге, олы эшкә оеткы салучылар да шул дәһшәтле елларның ачысын үз җилкәләрендә татыган өлкән буын вәкилләре булды. Ветераннар советы депутатларга шундый инициатива-мөрәҗәгать белән чыкты һәм без моны шатланып кабул иттек, - ди Азнакай муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Марсель Шәйдуллин.
Фәрит Мөхәммәтшин митингтагыларны әлеге якты бәйрәм белән тәбрикләде, республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. Әлеге һәйкәлләрнең проект авторы - «Хәтер» ҖЧҖ директоры Айрат Хафизов ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Нинди хисләр белән тотынгандыр бу эскизга рәссам, әйтүе кыен, әмма сугыш ярасының ачысын Айрат Шаһәдәт улына да кешедән сорыйсы түгел.
Тантанада сугыш чоры балалары исеменнән җитәкчелеккә, Ветераннар советына республикада, Россиядә беренчеләрдән булып тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын зурларга мөмкинлек табулары өчен рәхмәтләрен җиткергән Ниһат Мозаффаровның хатирәләре исә һәркемнең күңеленә үтеп кергәндер дип уйлыйм.
Юлның турысы яхшы
«Юбилейный» микрорайонын асфальт юл белән шәһәр үзәгенә тоташтыру биредә яшәүче 3 меңгә якын халыкның күптәнге хыялы иде. ТР Президенты нәкъ шул максатларда 30 млн сум акча биргән дигән хәбәрне ишеткәч үк башлары күккә тигән иде аларның. Чөнки башлаган эш - беткән эш. Һәм менә кыска гына вакыт эчендә өлгерттеләр дә. Юлны файдалануга тапшыру тантанасында катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәркемгә хәерле юл теләде.
Ялкын йөрәклеләр
Вакыт - аккан су кебек. 1972 елда район комсомол конференциясендә ветераннар советы оештыру тәкъдиме белән чыккан комсомоллар да инде ветераннар сафында бүген. Чыгышлар, бүләкләүләр, концерт номерлары - Мәдәният сараенда ветераннар советы оешуга 40 ел тулуга багышланган тантана әнә шулай күтәренке рухта үтте. Ветераннар советы рәисе Миргасим Ильяс улы Кәримов үзенекеләрне генә түгел, ә әйләнә-тирә районнарның ветераннар оешмаларын да аякка бастырган иде ул көнне. Парламент җитәкчесе юбилей уңаеннан Азнакай районы ветераннар советына Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: