16+

«Сездән – язылу, бездән – җәйге ял!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле!

«Шәһри Казан» газетасы үткәргән «Сездән – язылу, бездән – җәйге ял!» бәйгесе тәмам, җиңүчеләр билгеле. Кешегә бәхет-куаныч бүләк итү, ай, рәхәт тә соң!

«Сездән – язылу, бездән – җәйге ял!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле!

«Шәһри Казан» газетасы үткәргән «Сездән – язылу, бездән – җәйге ял!» бәйгесе тәмам, җиңүчеләр билгеле. Кешегә бәхет-куаныч бүләк итү, ай, рәхәт тә соң!

Укучыларыбыз өчен нык куаныштык. Нәтиҗә ясарга берничә көн алдан ук дулкынлана башланды. Бик тиздән кемнәргәдер бәхет елмаячак лабаса.

Өстәлгә язылучылардан килгән хатларны җәеп салдык. Квитанцияләрне укучыларыбыз китереп тә бирделәр, почта аша конвертка салып та җибәрде. Иң күп хатлар электрон адреска һәм ватсап аша килде. Килгән һәрбер хатка номер суга бардык һәм нәтиҗә ясаганда хат номеры язылган кәгазьләрне лототронга салдык. Барлыгы 437 хат. Дөрес, без күбрәк көткән идек, күрәсең, җәйге мәшәкатьләр мөмкинлек бирмәгәндер. Нәтиҗә ясаганда, һәрвакыттагыча, гаделлеккә хилафлык китермәдек. Бөтен эш барышын видеога төшереп бардык, күзәтүчеләрне дә чакырдык. Газетабызның сайтына кереп, видеоязманы да карый аласыз.

Һәм менә, ниһаять, җиңүчеләр исемен игълан итәр вакыт та килеп җитте.
Казанда «Ривьера» паркына ике кешелек ял билеты белән 250 номер астында Актаныш районының Яңа Богады авылыннан Рәйсә Харисова бүләкләнде.

Аннан Башкортстанга сәяхәткә китәчәк укучыбыз ачыкланды. Ул – Балтачта яшәүче Разия Һадиева булып чыкты (хаты 71нче номер белән теркәлгән).

Иң дулкынландыргыч минутлар Гарәп Әмирлегенә баручыны ачыклаганда булгандыр. 59нчы сан! Эзләп таптык! Хат хуҗасы – Казаннан Резеда Вәлиева!

Бүләк ияләре билгеле булуга, тизрәк телефоннарга ябыштык. Кемнәр икән? Бүләкне көткәннәрме, әллә инде онытканнармы? Чыннан да, җиңүчеләрнең һәркайсы өчен бүләк оту көтелмәгән бәхет булды. Газетага язылып, квитанцияләрне җибәргәннәр дә онытканнар.

– Берни өмет итми, 2018 елның икенче ярты еллыгына газетага язылу турындагы квитанциямне фотога төшердем дә ватсап аша җибәрдем. Үзем дә шаккатам, гадәттә, андый акцияләрдә катнашмыйм да, – диде Резеда Вәлиева.

Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли икән. Икенче көнне редакциягә дә килде.
– Дулкынлануым әле дә бетми, ышана да алмыйм. Үземне «Чуар тавык» әкиятендәге әби кебек хис итәм. Әйтерсең лә кулымда алтын йомырка. Нишләтергә белмим... Газетаны күптәннән алдырам инде, яратып укыйм, – диде укучыбыз.

Без исә җиңүчеләребезне тагын бер кат котлыйбыз. Аларның яллары турында фоторепортажлар, язмаларны күзәтеп барыгыз. Үзегез дә бәхетегезгә ышаныгыз һәм без уздырган бәйгеләрдә катнашыгыз, кадерле укучыларыбыз! Бергә булыйк!

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading