16+

«Сезнең балагыз булачак»

«Беренче» каналдан бара торган «Барыбыз да өйдә чакта» («Пока все дома») тапшыруын һәммәбез дә яратып карый. «Сезнең балагыз булачак» рубрикасын исә яшь гаиләләр аеруча дулкынланып көтеп ала. Тапшыруда күрсәтелгән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга битараф калып буламы икән?! Сабыйларның самими елмаюларын, энҗедәй ялтыраган күзләрен күрүгә, барыбызда да аларны...

«Сезнең балагыз булачак»

«Беренче» каналдан бара торган «Барыбыз да өйдә чакта» («Пока все дома») тапшыруын һәммәбез дә яратып карый. «Сезнең балагыз булачак» рубрикасын исә яшь гаиләләр аеруча дулкынланып көтеп ала. Тапшыруда күрсәтелгән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга битараф калып буламы икән?! Сабыйларның самими елмаюларын, энҗедәй ялтыраган күзләрен күрүгә, барыбызда да аларны...


Тимур Кизяков җитәкләгән әлеге изге эш Татарстан Республикасында да башлангыч алды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Татарстанда ятим һәм караучысыз калган балаларны гаиләле итү максатыннан, инде бер ай дәвамында «Видеопаспорт» дип аталган проект гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта уллыкка яки кызлыкка бала алырга теләүчеләр өчен федераль дәрәҗәдә «Видеопаспорт» гомумроссия мультимедияле мәгълүмати-эзләү системасы булдырылган. Кичә «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясе әлеге проектның асылына, аның Татарстанда гамәлгә ашырылу мәсьәләләренә багышланган иде. ТРның бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачинаның әйтүе буенча, «Видеопаспорт» проекты уллыкка яки кызлыкка бала алырга теләүче ата-аналарга сабыйлар турында мәгълүматны кыска белешмәдән укып кына түгел, ә бала турында 40 минут дәвам иткән җентекле һәм кызыклы фильмнан да белергә мөмкинлек бирә. Баланың видеопаспорты ромашка таҗы формасында ясалган. Ромашканың «видео», «документларым», «казанышларым», «сәламәтлегем», «үзем турында», «мин яратам», «минем фотолар» дип аталган таҗларына басып, бала турында бөтен мәгълүмат белән танышырга була. Гүзәл Удачина белдергәнчә, «Видеопаспорт» проектының җитәкчесе Тимур Кизяков һәм аның төркеме Казанда 32 баланың видеопаспортын инде төшергән. Алар барысы да WWW.VIDEOPASPORT.RU сайтында урнаштырылган. Өч бала исә «Сезнең балагыз булачак» рубрикасында күрсәтелгән. «Без бу проектка сәламәтлеге белән проблемалары булган һәм балалар йортында үзе генә түгел, ә энесе яки сеңлесе белән яшәгән балаларны сайлап алырга тырыштык, - дип билгеләп үтте Гүзәл Удачина, - чөнки нәкъ менә әлеге төркемгә кергән балаларны гаиләле итү төрле авырлыклар тудыра». Шунысы сөендерә: шушы кыска гына вакыт эчендә, бала алырга теләк белдереп, күп гаиләләр мөрәҗәгать иткән һәм нәтиҗәдә 12 бала шушы арада әти-әниле булачак. Болар барысы әлеге проектның зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading