Шәһри Казан

ШИКӘР АВЫРУЫ – яшәү рәвеше

Бүгенге көндә дөньяда 180 миллионнан артык кеше шикәр авыруыннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шундый саннарны китерә. Алдагы елларга булган фараз да сөендерми: 2030 елга бу сан икеләтә артырга мөмкин. Республикабызда гына да 100 меңнән артык кешенең тормышы инсулинга бәйле. Шуның 700е балалар булуы бигрәк тә аяныч.

Бер генә кеше дә бу авыру миңа янамый дип әйтә алмый шул. Шикәр дигәч, баллы һәм татлы әйберләр күз алдына килсә дә, авыруга карата моны һич кенә дә әйтеп булмый. Шикәр чире бүген иң җитди авыруларның берсе булып тора. Кызганычка, әлеге авыру үзен бик соң гына, кешенең аяклары һәм бөер белән проблемалары тугач кына сиздерә башлый. Ул хроник чир санала. Менә инде 1922 елдан бирле шикәр диабетын инсулин белән дәвалыйлар. Әлеге күпләр өчен яшәү чыганагы булган инъекцияне Канаданың яшь галиме Фредерик Бантинг уйлап таба һәм, беренче тапкыр аны кулланып, 14 яшьлек малайның гомерен саклап кала. 1991 елдан башлап ноябрь аенда (14 ноябрьдә - инсулинны уйлап табучының туган көнендә) Бөтендөнья шикәр авыруы белән көрәш көне билгеләп узыла.
Нәрсә соң ул шикәр чире?
Шикәр диабеты дип кандагы глюкозаның (безнеңчә әйтсәк, шикәрнең) артуын әйтәләр. Организмда ашказаны асты бизе инсулин гормоннарын эшләп чыгара. Без төрле баллы һәм углеводлы ризыклар ашаганда, шул инсулин, аларны эшкәртеп, энергиягә әйләндерә. Әгәр дә инсулин җитми башласа, кан составындагы шикәр микъдары артык күбәя һәм сидек белән бүленеп чыга башлый. Шикәр чире шушы була инде. Шикәр чирен күрсәтеп торган алдагы төп билгеләргә бик тә игътибарлы булу сорала: еш эчәсе килү, кандагы шикәрнең артуы, тиз ару, хәлсезлек күзәтелү, кисәк кенә ябыгып китү (1 нче дәрәҗәдәге шикәр авыруы вакытында), кинәт тазару (монысы сездә 2 нче дәрәҗәдәге шикәр авыруы дигән сүз), сидек капчыгы еш тулу, тәннең кычытуы, бармак очлары ою яки чәнчеп алу.
Шикәр диабетының беренче тибы инсулин җитми башлагач барлыкка килә. Ул еш кына бала яки яшүсмер вакытта үсеш ала, әмма өлкәннәрдә дә килеп чыгарга мөмкин. Аның барлыкка килүендә в-күзәнәкләренең җимерелүе сәбәпче. Авыруның беренче билгеләре күзәнәкләр 80-90 процентка үлгәч күренә башлый. Бу организмга токсин матдәләр һәм вируслар тәэсир итү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шикәр диабеты белән кызылча, су чәчәге, кызамык авыруларыннан соң яки колак арты бизе шешүдән соң да чирләп китәргә мөмкин. Табиблар шулай ук нәселдәнлекнең дә шикәр авыруы барлыкка килүдә сәбәпче булуын әйтә: әти-әни шикәр чире белән авырый икән, балаларда да аның барлыкка килү ихтималы арта.
Шикәр чиренең икенче тибы, гадәттә, өлкән яшьтәгеләрдә барлыкка килә. Бу вакытта ашказаны асты бизе күзәнәкләре, эшләвен дәвам итеп, инсулин бүлеп чыгарса да, бавыр, мускулларның һәм майлы тукымаларның күзәнәкләре моны кабул итми. Өстәвенә, организмга шикәр күбрәк кергән саен, күзәнәкләрнең инсулинны сиземләве шуның кадәр кими бара.
Шикәр авыруы кешенең яшәү рәвеше булып тора. Кеше барысын да режим буенча эшләргә, билгеле бер рацион белән тукланырга күнегергә мәҗбүр була. Аның кул астында һәрвакыт тест үткәрү тасмасы, глюкометр. Тасмаларга гына да айга уртача 3-4 кап таләп ителә. Аның бәясе дә шактый - берсе якынча 1000 сумга төшә. Дәүләт авыруларга аларны бушка бирсә дә, табиблар үзләре дә аларның бөтен кешегә дә җитәрлек булмавын искәртә. Шуңа бәйле рәвештә, моның өстендә бүген төрле яклап эш алып барыла.
Шикәр авыруы корбанына әверелмәс өчен, табиблар елга ике тапкыр кан анализын тапшырырга куша.

Беренче тип шикәр авыруының барлыкка килүен киметү өчен, берничә киңәш:
- баланы күкрәк сөте белән имезүдән баш тартмаска;
- прививкаларны вакытында ясатып, баланың иммунитетын ныгытырга;
- витаминнарга бай туклану белән тәэмин итәргә;
сабыйның авырлыгын һәрвакыт күзәтүдә тотарга.

Икенче тип шикәр авыруы барлыкка килүнең төп сәбәпләре:
- тазару;
- аз хәрәкәтләнү;
- артык күп ашау;
- стресслар.

Реклама

Авырудан саклану өчен:
- рациондагы югары калорияле азыкны киметергә;
- фаст-фудтан баш тартырга;
- авырлыгыгызны гел тикшереп торырга;
- көнгә ким дигәндә ярты сәгать йөкләмәле физик күнегүләр эшләргә кирәк.

ШИКӘР нормасы:
14 яшькәчә балаларда - 3,33-5,55 ммоль/л;
олыларда - 3,89-5,83 ммоль/л;
60 яшьтән узучыларда - 6,38 ммоль/л;
бала көткән вакытта - 3,3-6,6 ммоль/л булырга тиеш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: