16+

«ШК»да – Тукай бәйрәме

Башта Сүз булган. Безнең заман кысалары өчен артык ят кебек тоелса да, бүген дә Сүз киңлеген, Сүз кадерен аңлаучылар, шөкер, аз түгел. Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган 2011 ел да шуны исбатлады кебек. Тукай дигәндә, кем инде аның иҗатын гына күзаллый?! Шагыйрь исеме әдәби мирас белән дә, тарих белән дә, хәтер...

«ШК»да – Тукай бәйрәме

Башта Сүз булган. Безнең заман кысалары өчен артык ят кебек тоелса да, бүген дә Сүз киңлеген, Сүз кадерен аңлаучылар, шөкер, аз түгел. Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган 2011 ел да шуны исбатлады кебек. Тукай дигәндә, кем инде аның иҗатын гына күзаллый?! Шагыйрь исеме әдәби мирас белән дә, тарих белән дә, хәтер...

«Шәһри Казан» газетасы уздырган «Шул вакытта мин кулыма китап алам» бәйгесе дә әдипнең зур юбилей елы кысаларында башланган иде. Әмма ул төгәл бер ел белән генә чикләнмәде. Башланган айларында укучылар тарафыннан «артык кызып китү» күзәтелмәсә дә (хәер, без бит имтиханга да иртәгә булачак дигән көнне генә әзерләнә башлыйбыз), акрынлап ул үз йөгереклегенә керде тагын. Хатларны туплап барган папкалар тыгызланды, әзер полосалар артканнан-арта барды дигәндәй... Әмма безне, папка тыгызлыгына караганда, укучыларның тоемлый алу, әзерлек сәләте күбрәк сөендерде. Газета укучының әдәби әзерлек дәрәҗәсе дә, әйтәсе килгән Сүзне кирәкле калыпка сала белүе дә сөенмәслек фалмыни?!
Бәйгенең яңа - 2012 елга чыгуы, аның нәтиҗәләре куанычлы, бүләкләре саллы булуы турында сез болай да газетадан укып белдегез инде. Мин, бәйрәм соңы дигәндәй, бүләкләү тантанасы турында әйтеп узмакчы булам. Редакциягә җыелган җиңүче укучыларыбызга без бүләкләр белән беррәттән бәйрәм дә әзерләдек бит...
Татарстанның атказанган артисты Рәсим Ильясов дирижерлык иткән «Казан нуры» инструменталь оркестры башлап җибәргән бәйрәм үзенә иганәче дусларын да җыйды. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстанның халык шагыйре, күренекле депутатыбыз, газетабызның якын дусты Разил Вәлиев, Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров, иганәче Роберт Зәкиев бар иде. Г.Камал театрының яшь артисты Ирек Кашапов, К.Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов та бәйрәмебез кунаклары булды.
Тантананы башлап җибәргән газетаның баш мөхәррире Мансур Мортазин, җиңүчеләрне котлап, Тукай елының менә шушы рәвештә мәгънәле, матур дәвам итүен әйтеп узды. «Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын» номинациясендә җиңгән Харис Габделхаков, шул ук номинациядә икенче һәм өченче урыннарны яулаган Халидә Ибраһимова һәм Минниса Фәсхетдинова, кызыксындыру бүләген алган Гөлфия Мөхәммәтгәрәеваларга бүләк тапшырганда да Тукай исеме бер генә мәртәбә телгә алынмады.
Гөлфия Солтанованың «Ишек тоткасы» дигән исем астында дөнья күргән язмасы күпләрне шаккатырып, мунчага көпә-көндез дә ялгыз бармаслык иткән иде инде. Даими авторыбыз - Лаеш районының Имәнкискә авылы укытучысы Гөлфия ханымның «Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр» номинациясендә беренчелекне яулавы шуңа гаҗәп тә булмады кебек. Икенче урынны Сиринә Хәмидуллина алган, өченчегә Людмила Ефимова ирешкән әлеге номинация бик күп кызыклы язмаларга бай булуы белән дә укучы хәтеренә кереп калыр, мөгаен. Кызыксындыру бүләкләре исә Әтнә белән Буа районнарына китте. Хәмит Бадиков белән Алсу Сәмигуллинага тәтеде ул бәхет.
Бәйгебезнең төп иганәчесе Роберт Бильсурович үзе дә китапларга мөкиббән кеше. Аның бәйге, Тукай елы уңаеннан әйтелгән фикерләре дә шуңа тәңгәл иде. Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров та сүзне галиҗәнап китаптан башлады. Кулга тере китап алу белән электрон басма чараларыннан куллану аермасын үзе яратып китап укыган һәркем аңлар анысы.
Разил Исмәгыйль улы исә сүзне Тукай исеме белән башлады: «Кайсы илгә барма, анда кайсы гына татар гаиләсенә кермә, Тукай түрдә булыр», - диде ул, Пен-клуб җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе буларак та эшлекле сәфәрләрен күздә тотып. Разил Вәлиевнең китап кадере турында һәм Тукайга карата әйтелгән бер генә фикере белән дә килешми мөмкин түгел. Аның, халкыбызның рухи сәламәтлеген кайгыртып, милли мәсьәләләрдә үз кыйбласына тугры калуы турында һәр татар кешесе белә торгандыр. Хезмәт җимешләре дә, күңел байлыгы да бер генә сандыкка сыеп бетмәс иде әдип һәм дәүләт эшлеклесенең. Шуңа да «ШК» тарафыннан аңа атап ясалган милли агач сандык милли нәкыш кына түгел, дуслык мәгънәсе буларак та барып иреште.
Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Имамиева һәм Айдар Габдиновның тере музыка - «Казан нуры» инструменталь оркестрына кушылып «Туган тел» белән кичәне йомгаклап куюы да юкка түгел. Аягүрә басып җырланган әлеге җыр һәрберебезгә искәртергә тиеш: без - бергә булганда гына көчле! Бер-беребезне санлап, әдәби һәм мәдәни мирасның кадерен белеп, хәтер башлангычына тугры калсак кына бөтен булырбыз. Ә бөтен милләтнең киләчәге дә китек булмас төсле.
PS. Әле бер бәйгеләрен тәмамладылар гына, инде алдагысы белән ымсындыралар, дип уйлый башласагыз да була. Безнең офыкта - алдагы бәйге. Ә нинди булыр ул - бу хакта газетаның алдагы саннарында укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading