16+

Шәкертләр экстремистлык белән көрәшергә өйрәнә

Чәршәмбе көнне Ислам кабул итүнең меңьеллыгы исемендәге Казан мәдрәсәсендә «Экстремизмга - юк!» дип аталган ачык дәрес үтте.

Шәкертләр экстремистлык белән көрәшергә өйрәнә

Чәршәмбе көнне Ислам кабул итүнең меңьеллыгы исемендәге Казан мәдрәсәсендә «Экстремизмга - юк!» дип аталган ачык дәрес үтте.

Аны мәдрәсә мөгаллиме Рамил Бикбаев оештырды. Ул шәкертләргә экстремизмның асылын аңлатырга, нәрсәләрдән сакланырга һәм экстремистлыкка ничек каршы торырга икәнен төшендерергә тырышты. Ачык дәрестә 30га якын шәкерт һәм ТР Мөселманнары диния нәзарәте вәкилләре катнашты. Биредә «экстремистлык белән көрәш» уңаеннан төрле чаралар күрелә, хәтта махсус брошюралар да чыгарыла икән. Хәзрәт дин турында гына түгел, милләтләр, диннәр арасында бер-береңә карата булырга тиешле хөрмәт, татулык, гомумкешелек кыйммәтләре хакында сөйләде.
Республикабызда башкарма хакимият, җирле хакимият, фән, җәмәгать һәм дин оешмаларының террорчылыкка каршы һәм экстремизмны профилактикалау максатыннан бергәләшеп эш алып бару айлыгы дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading