16+

Шомландыра сентябрь автошаукымы

Казанда һәр уку елы башы автомобильчеләр өчен транспорт коллапсының, ягъни урамнардагы тыгылышның көчәеп китүе белән дә мәгълүм.

Шомландыра сентябрь автошаукымы

Казанда һәр уку елы башы автомобильчеләр өчен транспорт коллапсының, ягъни урамнардагы тыгылышның көчәеп китүе белән дә мәгълүм.

Җәйге яллардан кайткан студентлар инде 1 сентябрь иртәсендә үк үз автомобильләрендә уку йортларына юнәләчәкләр. Каникуллар чорында да бөкеләр гадәти күренеш иде. Бу ел тагын да катлаулырак, чөнки дистәләгән урамда берьюлы капиталь төзекләндерү эшләре бара. Тукай һәм Мәскәү урамнарын вакытлыча ябу четерекле мәсьәлә булып әверелде. Аларда төзекләндерү эшләре көзге якта гына тәмамланачак әле. Биредә эшләр асфальт җәю белән генә чикләнми, ә таш катламы да түшәлә, канализация челтәрләре дә сузыла. Тиздән бирегә КФУ студентлары агылачак. Автомобильчеләргә турыдан бару мөмкин булмаячак, юлны Сул як Болак һәм Уң як Болак урамнарыннан урап узарга кирәк.
Чистай урамының уң як полосасы вакытлыча ябылды. Спортның су төрләре сарае каршындагы урамнар чатында боҗра хәрәкәтле юл төзелешләре үткәрелә. КНИТУ (КАИ) һәм Энергоуниверситет студентларына Ямашев проспектыннан йөрү хәерле. Төзүчеләр бу участокны сентябрьгә өлгертергә исәпли, өлгермәсәләр, түзәргә туры киләчәк. Әмәт юл-транспорт чишелеше дә яңа уку елына җитешмәячәк. Аны ел ахырына тапшыру ниятләнелә.
Казанлылар 1 сентябрьдә транспорт бөкеләрен генә түгел, сафка баса баручы корылмаларны да күрәчәк. Тихомирнов-Эсперанто урамнары киселешендәге күпер астыннан Вишневский урамына хәрәкәт инде ачылды. Август ахырында Кремль дамбасы күперенең бер полосасында, эш режимында, шәһәр үзәгенә таба хәрәкәт җибәрү планлаштырылган. Мәскәү районы тарафына хәрәкәт Казансу аша салынган вакытлы күпердән оештырылачак. Август ахырына Җиңү проспекты белән Рихард Зорге урамы киселешендәге күпердә дә хәрәкәт ачылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading