16+

Шәһәр кырыенда җирегез бар, нигә йорт салмыйсыз?

Татарстанда күп балалы гаиләләрнең 40 проценты җир җитмәү аркасында үзенә тиешле кишәрлекләрне ала алмый, әмма, өченче баласы өчен җир алганнар да, аны тиешенчә кулланмый.

Шәһәр кырыенда җирегез бар, нигә йорт салмыйсыз?

Татарстанда күп балалы гаиләләрнең 40 проценты җир җитмәү аркасында үзенә тиешле кишәрлекләрне ала алмый, әмма, өченче баласы өчен җир алганнар да, аны тиешенчә кулланмый.

Татарстанның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте дәүләт советы комитеты утырышында "медведев" законының үтәлешен тикшерделәр.


Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, күп балалыларны җир кишәрлекләре белән тәэмин итү турындагы закон эшли башлаган 2012 елдан бирле барлыгы 39 меңнән артык кеше әлеге дәүләт ярдәменә ия дип табылган. Программа республикада яхшы эшли. Өченче баласын табучылар саны арта бара. Кызганыч, күп балалы шул 39 мең гаиләнең бары 24,4 меңе генә җир кишәрлеге ала алган. Казанда хәл аеруча кискен. 9,2 мең гаиләнең бары 2,6 меңе генә җир алган.

Сәбәбе - кишәрлекләр җитми, шәһәрдә җир дефицит. Әмма, алынган җирләрнең дә бары 6 процентында гына шәхси йортлар сала башлаганнар. 2012 елдан бирле бары тик 152 гаилә генә бу кишәрлекләрне тиешенчә файдаланган. Гаиләләрне нәрсә канәгатьләндерми соң, ник алар җир була торып та, анда йорт салырга теләми? Баксаң, гаиләләр әлеге кишәрлекләр уңайсыз урында урнашкан дип саный, анда яшәр өчен тиешле шартлар тудырылмаган, газ, су үткәрүдә дә кыенлыклар бар. Бирелә торган җирдән өч тапкыр баш тарткан очракта, закон нигезендә исемлектән төшерәләр. 1 мартка республикада шундый 1,5мең гаилә исәпләнә. Татарстанда бу проблеманы хәл итүнең төрле юлларын эзлиләр. Күп балалылар өчен сыйфатлы, уңайлы җир кишәрлекләрен барлыйлар. Казан шәһәре думасы исә Татарстан дәүләт советына кайбер тәкъдимнәр белән дә мөрәҗәгать иткән. 1 марттан җир кишәрлеген гаиләгә биш ел дәвамында шул территориядә яшәгән очракта гына шул шәһәрдән бирергә, Казаннан күченеп китә икән, гаиләне шәһәрдә җир алырга исәптә торучылар исемлегеннән төшерергә дип тәкъдим итә җитәкчеләр. Җир кишәрлеген алу вакытын да озайтмакчылар. Төзәтүләр кабул ителсә, күп балалылар үзләренә тиешле кишәрлекне 1 елдан 3 елга кадәр көтәргә тиеш булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading