16+

Шәһәр яны поездларының маршрутлары үзгәртелә

Казан тимер юл вокзалын үзгәртеп төзү сәбәпле, 12 юнәлештәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт маршрутлары 20 гыйнвардан үзгәртелә.

Шәһәр яны поездларының маршрутлары үзгәртелә

Казан тимер юл вокзалын үзгәртеп төзү сәбәпле, 12 юнәлештәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт маршрутлары 20 гыйнвардан үзгәртелә.

6003 нче «Казан-Свияжск» поезды Яңа Аракчино станциясеннән, 6428 нче «Казан-Вятские Поляны» поезды Дәрвишләр бистәсеннән кузгала. 6102 нче «Канаш-Казан» поезды, шулай ук 6434 нче «Казан-Коркачык» поезды соңгы тукталышларын Дәрвишләр бистәсендә ясый. 6324 нче «Волжск-Казан» поезды һәм 6432 нче «Казан-Бөреле» поезды Дәрвишләр бистәсеннән кузгала. 6407 нче «Коркачык-Казан» поезды Вахитов станциясенә кадәр генә килә. 6440 нчы «Казан-Сосновка» поезды Вахитов станциясеннән кузгала. 6409 нчы «Арча-Казан» поезды «Әмәт» метро станциясе аша Вахитов станциясенә кадәр бара. 6430 нчы «Казан-Арча» поезды Вахитов станциясеннән кузгала. 6425 нче «Вятские Поляны-Казан» поездының соңгы тукталышы - Компрессорлар заводы. 6436 нчы «Казан-Арча» поезды маршрутка Компрессорлар заводыннан кузгала.
Горький тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пассажирлар поездларның хәрәкәт расписаниесе турындагы мәгълүматларны шәһәр яны билет кассаларыннан алырга мөмкин. Шулай ук интернет, коммуникатор һәм кәрәзле телефон ярдәмендә «РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең бердәм мәгълүмат-белешмә үзәгеннән дә ачыкларга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading