16+

«Шәһри Казан» тагын беренче!

Соңгы елларда Матбугат көнен билгеләп үтүнең бик матур бер традициясе барлыкка килде - «Офис-ралли» узышларында катнашабыз. Әлеге ярышны быел да ут күршеләребез - «Казанские ведомости» газетасы редакциясе оештырды. Иганәчесе дә янәшәбездә генә - Чистай урамының 5 нче йортында урнашкан «Куб» ябык акционерлык җәмгыяте.

«Шәһри Казан» тагын беренче!

Соңгы елларда Матбугат көнен билгеләп үтүнең бик матур бер традициясе барлыкка килде - «Офис-ралли» узышларында катнашабыз. Әлеге ярышны быел да ут күршеләребез - «Казанские ведомости» газетасы редакциясе оештырды. Иганәчесе дә янәшәбездә генә - Чистай урамының 5 нче йортында урнашкан «Куб» ябык акционерлык җәмгыяте.

Ярышның тәртибе бик гади: 25 метр араны офис кәнәфиендә узарга кирәк. Чемпионатның быелгысы тагын да җанлырак үтте, катнашучылар саны да 7гә җиткән иде. Болар - «Идел-Пресс», «Куб» ЯАҖ, «Васильево» шифаханәсе, «Казан» телерадиокомпаниясе, «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» һәм «Ватаным Татарстан» газеталары командалары.
Гадәти булмаган бу бәйгедә теләсә кем катнаша ала дип уйласагыз, ялгышасыз. Аякларың җитез булу өстенә монда җиңүгә омтылыш көчле булырга тиеш. Узган елгы узышта иң яхшы нәтиҗәне күрсәткән «шәһриказан»лы Руслан Лотфуллинда ул сыйфатлар бар барын. Тик быел әллә күз тидердек егетебезгә, әллә инде беренчелекне «Казанские ведомости»да эшләп ятучы туганы Марат Минвәлиевкә калдырасы килде - бу юлы ул кәнәфиен буйсындыра алмады. Ә Марат исә дистанцияне 11,69 секундта үтеп, узган елгы рекордны яңартты. Икенче урында Александр Кукушкин («Куб»), ә өченче урында «ШК»дан Азат Юсупов. Афәрин, Азат! Кәнәфидә генә түгел, журналистикада да тәүге адымнарыңны гына ясауга карамастан, күпләрнең борынына чирттең.
Кызларыбыз Дилбәр Гарифуллина белән Илсөя Зәйнуллина да бик нык тырыштылар, тик Светлана Мусина («Васильево») белән Лиля Харисова («Казанские ведомости») бераз җитезрәк булып чыктылар шул. Зарар юк, кызлар, мондый гадәти булмаган ярышта катнашырга җөрьәт итүегез үзе зур җиңү инде ул.
Бәйгенең иң кызуы, әлбәттә, vip-персоналар арасында булды. Һәм беренче урын янә «Шәһри Казан»да! Газетабызның баш мөхәррире Мансур Мортазин иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, затлы кәнәфигә ия булды. Афәрин, Мансур Газизҗанович! Дөресен әйткәндә, без, «шәһриказан»лылар, моңа тамчы да шикләнмәгән идек. Беренче җиңүегез түгел, соңгысы да булмасын. Җиңүгә омтылышыгыз беркайчан да сүрелмичә, кәнәфиегездә әле озак еллар утырырга насыйп булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading