Шәһри Казан

"Шәһри Казан" журналисты Татарстан суларын тикшерде: Казан суына гына түгел, чишмә суына да ышаныч юк

Кеше үз гомерендә 35 тонна су эчә икән. Моны галимнәр исәпләп чыгарган. Ә «Шәһри Казан» газетасы, Татар төбәкара ветеринария лабораториясе белгечләре ярдәме белән, республика буенча иң чиста суның кайдалыгын ачыклады.

«Бактерияләр савыт-сабада да утырып кала»
Юньле кеше эшен бис­милла белән судан баш­лый. Кулларны да көненә кат‑кат юабыз, чәен дә әллә ничә чынаяк эчәбез... Намаз укучылар тәүлегенә биш тапкыр тәһарәт ала. Суның менә шундый әһәмиятле әйбер икәнлеген чамалап, көннәрдән бер көнне хезмәттәшләребез белән аның сыйфатын тикшертергә булдык. Һәркем үзе яшәгән урыныннан шешәгә тутырып алып килде. Лабораториягә сигез төрле су алып бардык: Әтнә, Әлки, Балтач, Азнакай, Казанның Мәскәү, Киров, Совет районнары һәм «Шәһри Казан»ныкын (редакциябез Яңа Савин районында урнашкан). Белгечләр атна буе тикшерү уздырганда, редакциядә һәркем, безнең як суында ниләр табарлар икән, дип, ут йотып утырды.

Лабораториянең директор урынбасары Айдар Садриев сүзләренчә, су микробиология һәм токсикология буенча тикшерелде. Иң яхшысы Әтнәнеке булып чыкты, шул ук вакытта иң катысы да шунда. Аны, тикшерү нәтиҗәләре әзер булмадымы әле, дип, көнаралаш сораштырган баш бухгалтерыбыз Илнур Борһанов Дусым авылыннан алып килде. Хезмәттәшебез сүзләренчә, аларда су, дөрестән дә, каты, чәйнектән юшкынны алып бетерергә дә өлгермиләр. Айдар Садриев сүзләренчә, суның артык каты булуы аркасында, бөергә таш утыра. Норма буенча бер литрда 7‑10 миллиграмм катылык булырга тиеш, Әтнәнекендә ул чак кына күбрәк - 10,3, димәк, әллә ни куркыныч түгел. Җитмәсә, гап‑гади фильтр суның катылыгын да киметә, микробларны да бетерә.
Лаборатория белгечләре Казанның Мәскәү район суына да «биш»ле куйды.

Реклама

Ә менә Азнакайда, Әлкидә, Казанның Совет районыннан алынган һәм «Шәһ­ри Казан» суының сыйфаты искитәрлек түгел. Лабораториядә әйтүләренчә, Совет районы суы гомер-гомергә шәптән түгел. «Общее микробное количество» күрсәткече, норма буенча, 50дән артмаска тиеш, ә редакциянекендә ул - 200, Әлки белән Совет районы суында бөтенләй дә - 800! «Общее микробное число» йә су җыелган савытның, йә торбаларның пычрак булуы турында сөйли.
Суны лабораториягә тапшырганда, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Беренчедән, савытны көнкүреш шартларында яшелчә тозлагандагы сыман пар белән эшкәртәсе. Тикшерүгә алынасы су 10‑15 минут агып торырга тиеш. Кранны тышкы яктан ут белән эшкәртәсе. Моның өчен пинцетка кыстырылган мамыкны спиртка манып, яндырып җибәрергә һәм кранны ут белән эшкәртергә. Суны 4‑10 градус температурада 6 сәгать эчендә китерәсе. Суытырга мөмкинлек булмаса, ике сәгатьтә үк алып киләсе. Ерак районнардан суны, итне һәм башка төрле әйберләрне суыткыч сумкада китерәләр. Ихластан әйткәндә (без мо­ны соңыннан белдек), Азнакай белән Әлки сулары, шешәгә тутырылып, бер ай торган булган, шуңа да аларның тикшерү нәтиҗәләре бик үк дөрес тә булмаган.
Лаборатория белгечләре сүзенә караганда, бактерияләр организмга эләксә, иммунитеты көчсез булган кешенең эче китәргә мөмкин. Тик шунысы сөенечле: кайнатканда, судагы зарарлы бактерияләр юкка чыга. Савыт‑саба юганда, хәшәрәтләр утырып калырга мөмкин, шуңа да махсус сыекча кулланырга һәм, юып бетергәч, табак-савытны корытырга кирәк.
- Лабораториягә суны еш китерәләр, бигрәк тә үз йортлары белән яшәүчеләр. Алар үзләрендә зур акчага артезиан скважиналары бораулатып, суның сыфатын ачыкларга тели, нигездә, ул яхшы була. Скважина никадәр тирән, суның сыйфаты да шулкадәр яхшырак, кагыйдә буларак, 100 метр тирәнлеккә кадәр казыйлар. Суның сыйфаты начар булса, бораулаучыларга дәгъва белдерергә була, алар тирәнрәк казырга яки шул җирлектә сыйфатлы су табарга тиеш була. Суүткәргеч (водопровод) системасына грунт сулары үтеп керергә мөмкин, моңа күбесенчә чишмәләр, шәхси йортлардагы скважиналар юлыга, ә шул грунт суларына якын-тирәдәге ферма, үләт базының зыянлы матдәләре эләгергә мөмкин. Шуның аркасында суүткәргечтәге суда нормадан тайпылыш күзәтелә. Суны тикшертү 1600 сум тора, - дип сөйләде Айдар Садриев.

Чишмә-коеларны карамыйлар

«Атнинское ЖКХ» оешмасы җитәкчесе Рамил Сәфәровка шалтыратып, бәйгебездә җиңүләре белән котладым. Аның сүзләренчә, оешма райондагы 13,5 мең кешедән Олы һәм Кече Әтнәдә, Шәкәнәч авылында яшәүче 3,5 мең кешене су белән тәэмин итә. Озакламый «Чиста су» программасы буенча Күәм авылы да аның канаты астына сыеначак. Калган авыллардагы сулар өчен күмәк хуҗалыклар, үзебезчә әйтсәк, колхозлар җаваплы.
- Суның сыйфаты 14 күрсәткеч буенча бәяләнә. Район буенча төрле скважиналарда суның катылыгы төрлечә: кайберләрендә 11, 17, 8 миллиграмм да булырга мөмкин, уртача күрсәткеч - 7‑10 миллиграмм. Химик состав буенча суыбыз барлык таләпләргә җавап бирә. Җәй көне аны күбрәк кулланалар, шуңа катылыгы арта. Кыш көне әзрәк кулланганга, чистарак була. Суның химик составы әйбәт булуы мөһим, ә катылык 14нче күрсәткеч булып бара, - дип сөйләде оешма җитәкчесе.
Рамил әфәнде сүзеннән аңлашылганча, хәзер чишмә суларына да ышаныч юк. Күп кешенең кулланыл­ган суы канализациягә чыгып, җир астына сеңә дә, иртәме-соңмы, чишмәләргә төшә.
- Халык чишмә суын юшкыны әзрәк булганга эчә, әмма алар бик сирәк тикшерелә бит, - диде әңгәмәдәшем.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр итүләренчә, республикада 1658 кое белән чишмә бар, шуларның 90 проценты - авыл җирлекләрендә. Әмма тикшерүгә алынган суның 12 проценты санитар-­эпидемиология таләпләренә җавап бирми. Белгечләр әйтүенчә, чишмәләрне карау­чы һәм шул тирәлекне саклаучы, чистартучы аз.

Иң начар су кайсы районнарда?

2014 елдан Казан «Водоканал»ында суны хлор белән түгел, Америка һәм Европа илләрендәге сыман, тоз белән эшкәртә башлаганнар. Шуның аркасында су сыйфатлырак та, куркынычсызрак та, тәмлерәк тә. Җиһазны сафка бастыру 449 миллион сумга төшкән.
Казан «Водоканал»ы җи­тәкчесе Андрей Егоров март аенда оешманың 2014 елгы эшчәнлеге буенча хисап тоткан иде. Аның сүзләренчә, соңгы биш елда башкалада ресурсларны саклау программасы буенча су тәүлеккә 80 мең кубометрга әзрәк тотыла башлаган. Бу күрсәткечләр буенча без Европа шәһәрләренең үкчәсенә басып киләбез икән.
Казан мэры Илсур Метшин Андрей Егоровтан нинди су эчүе белән кызыксынгач, кран суын гына, дип җавап биргән иде җитәкче. Суүткәргечләрдән килә торган су эчәргә тулысынча яраклы, дип ышандырды Егоров. Әмма, ни кызганыч, кайбер районнарда торбаларның пычрак, тутыккан булуы аркасында суның сыйфатына зыян килә.
Санитар-химик күрсәткечләрне карап, иң начар су 19 районда ачыкланган: Чистайда, Кама Тамагында, Алексеевскида, Спаста, Яңа Чишмәдә, Арчада һ.б. 12 районда микробиология күрсәткечләре уртача республика күрсәткеченнән (7,1%) ике тапкыр артып киткән: Алексеевскида, Питрәчтә, Алабугада, Актанышта һ.б.
Республикада 2471 су­үткәргеч исәпләнә, шуларның 2227се, ягъни 90 проценты - авыл җирлекләрендә. 2014 елда салалардагы суүткәргечләрдән алынган суның 47,2 процентында санитар-химик күрсәткеч буенча тайпылыш күзәтелгән. Моңа чистарта торган җиһазлар һәм күпчелек авылларда суүткәргечләргә хезмәт күрсәтүче оешмалар булмау сәбәпче. Республикадагы районнарның яртысында диярлек суүткәргечләр тузып беткән: Әтнәдә, Арчада, Апаста, Балтачта, Яшел Үзәндә, Кайбычта, Лениногорскида, Мамадышта, Балык Бистәсендә, Теләчедә һ.б. Бу язмада телгә алынган саннар никадәр куркыныч булып тоелса да, бәхеткә, республикада су аша эчәк инфекцияләренең таралуы теркәлмәгән.


Расиха Фәизова, баш мөхәррир урынбасары:
- Чишмә суын эчәргә өйрәнгәч, Казанда суны да өй янындагы «Родничок» кибетеннән сатып алабыз. Кран суыннан ис килә, җитмәсә, тәмсез дә. Туган ягыбыз Азнакайдан килгәндә, «Расиха» чишмәсеннән суны машинага күпме сыя, шуның кадәр алып килергә тырышабыз. Азнакайның иң тәмле суы шунда, диләр. Кунакларны да беренче булып Чатыртауга һәм әлеге чишмәгә алып барабыз. Дөресен әйткәндә, тикшертергә, дип, сынау өчен, иске суны бирдек. Юкса яңасын да бирергә була иде.

Чулпан Каюмова, офис-менеджер:
- Моңарчы кран суын фильтр аша чыгарып эчә идек. Әмма соңгы арада ят тәм сизелгәч, сатып ала башладык. Шулай ук йә Балтач, йә Мамадыш суын биш литрлы шешәләргә тутырып алып киләбез. Атна буена җитә. Әмма икесе дә юшкынлы. Мамадышта юшкынны чистарта торган фильтр алгач, чәйнеккә утырмый башлады. Эчендәге чистарта торган җайланмасын айга бер алыштырабыз.


2014 елда Казан «Водоканал»ы аша 90 миллион кубометр су үткәрелгән, шуның:
65%ы - халыкка;
20%ы - эре предприятиеләргә;
10%ы - кече һәм урта бизнеска;
5%ы бюджет оешмаларына җиткерелгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 19 января 2018 в 14:32
    Балалар бакчасына түләү күпмегә арта?
    Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр сигез процентка арткан иде) әллә ни күпкә түгел, дүрт процентка гына. Бу уртача 120 сум дигән сүз.
    56
    0
    1