16+

Штрафны вакытында түләгәннәргә ташлама ясала

Киләсе елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга, штрафны түләгәндә, 50 процентлы ташлама ясалачак.

Штрафны вакытында түләгәннәргә ташлама ясала

Киләсе елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга, штрафны түләгәндә, 50 процентлы ташлама ясалачак.

Әмма моның бер мөһим шарты бар: бурычны 20 көн эчендә түләргә кирәк.

Банктан штрафны түләү турында мәгълүмат башта Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә барып ирешсә, бу елның 1 ноябреннән ул Дәүләт һәм муниципаль түләүләрнең мәгълүмати системасына барачак. ЮХИДИдә әлеге система аша штрафның түләнү-түләнмәвен карый алмыйлар, мондый мөмкинлеккә банклар гына ия була.

- ЮХИДИдә штрафның түләнгәнен тикшертергә мөмкин булыр. Әмма без банкка запрос җибәрсәк, вакыт күп китәчәк. Ул арада штрафны түләү срогы чыгып, административ җаваплылыкка тартырга һәм суд приставлары хезмәтенә җибәрергә мөмкиннәр, - дип сөйләде Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов. Билгеле булганча, бурычлы кешене чик аша үткәрмиләр.
Кагыйдәне бозу турындагы карарда штрафның суммасы ташлама белән һәм ташламасыз күрсәтеләчәк. Квитанцияне тутырганда аеруча игътибарлы булу сорала. Хата киткән очракта яки вак-төяк банк аша эш иткәндә, түләү барып җитмәскә дә мөмкин.

- Теге банкта түләгез, монысында түләмәгез, дип әйтә алмыйм. Барлык банкларга хат язып, 1 ноябрьдән аларның җаваплылыгы артачак, дип аңлаттык. Кешеләр инфоматлар, терминаллар аша түләргә күнеккән, әмма шушы сынау вакытында алардан тыелып торуыгызны сорыйбыз. Банкта түләү күпкә отышлы, - дип киңәш итте республиканың баш инспекторы. Дәүләт һәм муниципаль түләүләрнең мәгълүмати системасы белән эшли торган оешмалар исемлеге 1 ноябрьгә кадәр тәгаенләнәчәк.

Кагыйдә бозуларның күпчелеге тизлекне арттыруга бәйле. Гадәттә, машина йөртүчеләргә кыңгыр эшләрен белгертеп, «бәхет хат»лары килә. Әгәр ул соңарып килсә, ташламадан коры калдың, дигән сүз. Шуңа да штрафларны uslugi.tatarstan.ru, gibdd.ru һәм gosuslugi.ru сайтларында көн дә мөстәкыйль рәвештә тикшерү киңәш ителә.
Штрафны банкта түләгәннән соң, берничә көннән теге сайтларның берсенә кабат кереп чыгыгыз. Штраф турында мәгълүмат һаман да эленеп тора икән, банкка барып, ачыклык кертегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading