Шәһри Казан

Шәймиев риза булырмы?

Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте (РМҮДН) җитәкчелеге Татарстанның беренче Президенты, ә хәзер республикабызның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә яңа төзелүче «Россия мөселманнары берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасын җитәкләргә тәкъдим ясаган.

Тәлгать хәзрәт бу тәкъдимне инде Болгар җыенында ук ирештереп, өч ай дәвамында уйлап бетерергә киңәш иткән иде.
«Оештыру комитеты тарафыннан Минтимер Шәрип улы исеменә бу тәкъдим язылган хатлар юлланылды. Әмма әлегә җавап килмәде», - дип хәбәр итә РМҮДН вәкиле. Аның сүзләренә караганда, яңа төзеләчәк оешманың рәисе административ эшләр белән шөгыльләнәчәк, ә оешманың дини эшчәнлегенә Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үзе керешергә ниятли.
Яңа оешманың оештыру комитеты беренче корылтайны һәм рәис сайлауны 13 октябрь көнне, РМҮДН корылтаеннан соң уздырырга карар кылган.
Шәймиев бөтенроссия мөселманнарының җитәкчесе булырмы, мөселманнар аны ничек кабул итәр? Бусын киләчәк күрсәтер...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: