Шәһри Казан

Син мәңге үлемсез, Шәүкәт абый

Республикабызда СССРның халык артисты булган соңгы актерыбыз безнең арадан китте. Россиянең Станиславский исемендәге, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шәүкәт Биктимеров 63 елдан артык Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хезмәт итеп, халкыбызның мәхәббәтен казанды. Утыз елдан артык Газраилгә буйсынмыйча, аннан качып йөргән Әлмәндәр бабайны югалту бөтен татар халкы өчен...

«Без Шәүкәт абыйны киләчәктә дә онытмабыз, аның исемен мәңгеләштерәчәкбез», - дип белдерде Президент.
М.Шәймиев: «Шәүкәт Биктимеров нинди генә җәмгыятьтә яшәмәсен, иҗатына, тормышына, намусына тап төшермәде. Ул барыбызга да үрнәк. Без аны исән чагында ук: «Бу кеше белән ничек мәңгегә аерылып булыр икән», - дип уйлый идек. Ш.Биктимеров безнең күңелләрдә нурлы йөзле шәхес булып калды», - диде.
Наилә ГӘРӘЕВА, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты:
- Театрның тагын бер йолдызы сүнде. Әмма аның нурлары безне бик озак яктыртып торыр. Ул сәхнәдәге беренче партнерым иде. Мин аның һәр спектакльдә дә алыштыргысыз артист икәнен тоеп иҗат иттем. Оныгыма да аның белән бергә уйнау насыйп булды.
Равил ШӘРӘФИЕВ, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Шәүкәт Биктимеров безнең театрны төзегән корифейлар белән эшли башлады. Ул уртача буйлы гәүдәсе белән Татарстанның колач җитмәс имәне иде. Безгә аның белән уйнау бәхете эләкте. Шәүкәт абый тискәре кешеләрне уйнаганда да аның үз сөйкемлелеге, кояшы кала иде. Аны яратмаган бер тамашачы да булмагандыр.
Роберт МИҢНУЛЛИН, халык шагыйре:
- Ул шәхеснең дә иң зыялысы, кешелеклесе иде. Татар театрының йөзек кашы, йөз аклыгы. Ул СССРның Югары Советы депутаты булып сайланса да, бик еш кына төрле президиумнарда утырса да, иң элек кеше һәм актер булып калды. Татарның нинди икәнен бөтен дөньяга күрсәтеп китте.
Рауза ХӘЙРЕТДИНОВА, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Миңа Шәүкәтне югалту бик авыр. Без аның белән яшьтәшләр идек. Пенсиягә чыкканнан соң көн саен сөйләшеп тордык. Соңгы мәртәбә узган ел хастаханәдә очрашкан идек. Ул минем туганымдай якын кешем булды. Яратып уйнаган партнерым иде. Биктимеровны алыштырырдай кеше башка булмаячак.
Ирек БАҺМАНОВ, Татарстанның халык артисты:
- Шәүкәт сәхнәдә дә, тормышта да минем иң якын дустым иде. Гаҗәеп кешелекле булды. Аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга була иде. Ул Рәмзиясе вафат булгач, югалып калды, сәхнәдә башка уйнамады.
Шәүкәт абый нинди олы зат булуына карамастан, тормышта гади, кече күңелле зат булып кала белде. Безнең «Шәһри Казан» газетасын укыганнан соң, һәрвакыт үз фикерләре белән уртаклаша иде. Еллар үткәч тә безнең күңелләрдә озак сакланырсың син, Шәүкәт абый, чөнки син мәңге үлемсез Әлмәндәр.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: