16+

Сәнгать әсәренең кыйммәтен белүче банк

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясында «Хәзерге төрек рәсем сәнгатендә эстетик карашлар һәм иҗади фикер» дип аталган күргәзмә ачылды. Төркия икътисадында саллы урын биләгән Төрек үзәк банкы тупланмасыннан 60 әсәр күрсәтелә анда, ягъни 35 рәссам тарафыннан төрле елларда, төрле жанрларда иҗат ителгән эшләр бу.

Сәнгать әсәренең кыйммәтен белүче банк

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясында «Хәзерге төрек рәсем сәнгатендә эстетик карашлар һәм иҗади фикер» дип аталган күргәзмә ачылды. Төркия икътисадында саллы урын биләгән Төрек үзәк банкы тупланмасыннан 60 әсәр күрсәтелә анда, ягъни 35 рәссам тарафыннан төрле елларда, төрле жанрларда иҗат ителгән эшләр бу.

Ә тупланма, тулаем алганда, 800 эшне эченә ала икән. Күргәзмә ачылыр алдыннан узган матбугат конференциясендә әлеге банкның рәис урынбасары Неджати Шахин үзләренең югары сәнгать әсәрләрен туплау юнәлешендәге эшчәнлекләре белән кыскача таныштырып узды һәм бер үк вакытта Төрек үзәк банкы тупланмасыннан булган әсәрләрне күрсәтү мөмкинлеге тудырган ТР дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиевага һәм «хәзинә»леләргә рәхмәтен җиткерде. «Төп эшчәнлек белән беррәттән, без төрек сәнгатенең киңкырлылыгын халыкара мәйданда күрсәтүне, мәдәни кыйммәтләр турындагы мәгълүматны башкаларга да җиткерүне максат итеп куябыз һәм банк бу гамәлне җәмгыять алдындагы бурычы дип тә саный», - ди ул. Төркия үзәк банкы милли сәнгать әсәрләре туплау ягыннан Сынлы сәнгать музееннан гына калыша икән. Әмма журналистларның соравына каршы, шундый саллы тупланманың тулаем бәһасен тәгаен генә әйтергә җөрьәт итүче булмады. Мөгаен, якынча 10 млн доллар чамасыдыр, дигән нәтиҗәгә килделәр. Тупланманың әлегә Әнкарада урнашкан офиста саклануы һәм банкның алга таба үзенең махсус күргәзмә залын яки галереясын булдырырга ниятләве дә мәгълүм булды. 2007 елдан башлап, елга ике тапкыр кайсы да булса илнең ике шәһәрендә күргәзмәләр оештыру да инде матур гадәткә әйләнгән. Моңа кадәр тупланма АКШ, Австрия, Албания, Болгария, Босния-Герцеговина, Голландия, Кипр, Македония, Германия, Япониядә,Чили, Испания кебек илләрдә халыкара күргәзмәләр оештырган. Казаннан соң да ул, эшен дәвам итеп, Уфага юл алачак. Бу эш юкка гына шуның кадәр җайга салынмаган - банкның сәнгать юнәлешендә эшчәнлек алып баручы аерым бер бүлекчәсе дә бар икән. Шуңа күрә дә биредә бар да югары сәнгать таләпләре дәрәҗәсендә башкарылган да. Нәкъ менә әлеге мәдәният, сәнгать һәм социаль эшчәнлек департаменты директоры Айсун Әврәнсәл, аның урынбасарлары Әнгин Шәндил белән Алпарслан Тан, бүлек мөдире Айла Алгүнәр һәм әйдәп баручы белгечләр Дәрья Дагалп белән Супһи Учар үзләре дә «Хәзинә»дә иделәр. Ә үзәктә, әлбәттә инде, күргәзмәнең кураторы, Тугызынчы сентябрь университетының сынлы сәнгать факультетының рәсем сәнгате бүлеге рәисе профессор Мюмтаз Саглам булды. Чөнки күргәзмәгә сәнгать әсәрләрен сайлап алу, аларны шәрехләп бирү, рәссамнарның иҗатын анализлап, төрек сынлы сәнгате үсешендәге тенденцияләрне бәян итү дә, автор буларак, экспозициягә кергән эшләрдән каталог төзү дә Мюмтаз әфәнде өлешенә тия. Ачылышка килүчеләр каршында күргәзмәгә башлап «юл сабучы» да ул булды. Экспозициягә кергән эшләр 1930 еллардан башлап бүгенге көнгә кадәр хронологик тәртиптә һәм сәнгати алымнарга өстенлек биргән хәлдә төрек сәнгатенең үсеш үзенчәлекләрен, шәрык һәм гареп мәдәниятләренең бер-беренә үрелеп үсүен, шул ук вакытта модернизмның көчле дулкын булып бәреп керүен ачык күрсәтә. Төрек сынлы сәнгатен дүрт вакыт аралыгы кысасында - дүрт залга бүлеп бирү дә очраклы булмагандыр. Беренче зал 1900-1950 елларга караган импрессионистик рухтагы эшләрне эченә алса (Хәлил Паша, Ибраһим Чаллы, Хикмәт Онат, Али Рыза Баязит, Әхмәт Догуер, Хәсән Вәҗих Бәрәкәтоглу һ.б.), икенче зал абстракционизм калку чагылыш тапкан 1950-1970 елларда башкарылган эшләрне берләштерә (Фикрәт Муалла, Зәки Фаик Изәр, Хаккы Анлы, Сабри Бәркәл, Сәлим Туран, Нәҗад Дәврим, Мүбин Орхон). 1970-2000 елларда (бусы инде 3 нче зал) Европа сәнгатенең йогынтысы үзен тагын да ныграк сиздерүен тоясың (Бәдри Рәхми Әюбоглу, Абидин Дино, Юксәл Арслан, Мәхмәт Гүләрьюз, Эрол Акъяваш). 2000 елдан бүгенгә кадәрге чорны эченә алган бүлек - төрек сәнгате үсешендәге дүртенче чор буларак тәкъдим ителә һәм аңа бәйсез эзләнүләр, яңалыкка омтылу хас (Туран Эрол, Борхан Доганчай, Омәр Улуч, Бәкир Сами Чимән, Дәврим Әрбил, Сәлма Гүрбүз, Әлиф Айитер, Сәрхат Кираз, Адем Генч).
Шунысы кызык: рәссамнар арасында Россиядә белем алган кылкаләм остасы Нимәтуллах Герасим эшенә дә тап буласың. Герасим тәхәллүсен дә шул еллар истәлеге буларак алган ул.
Банк, менә шундый гаҗәеп тупланма ярдәмендә, иң беренче чиратта сәнгатьне пропагандалауны, рәссамнарга ярдәм итүне күздә тота. Һәм, әлбәттә инде, берәүгә дә сер түгел: әлеге мәдәни чаралар, күргәзмәләр,басмалар ярдәмендә туган хис-карашлар уртаклыгы иҗтимагый элемтәләр үсешендә дә яңа мөмкинлекләр ачачагына зур өметләр баглый банк җитәкчелеге.
* * *
Ачылышта Төркиянең Казандагы консулы Сабри Тунч Ангылы, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. катнашты. Ачылышны «Хәзинә» милли сәнгать галереясы мөдире Галина Рамазанова һәм галереяның өлкән фәнни хезмәткәре Дамир Фәсиев рус-төрек телләрендә алып бардылар.
Күргәзмә 30 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading