16+

Соравың булса, безгә кил

Казанда күчемсез милекне үз исемеңә рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча Бердәм консультация көне оештырыла. Чара 20 ноябрьдә узачак.

Соравың булса, безгә кил

Казанда күчемсез милекне үз исемеңә рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча Бердәм консультация көне оештырыла. Чара 20 ноябрьдә узачак.

20 ноябрьдә сәгать иртән­ге уннан кичке бишкә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Авангардная урамы, 74 нче йортта (7 нче подъезд) Бердәм консультация көнен уздыра.
Мондый чаралар үткәрү республика халкы өчен бик кирәк, чөнки ул бер урында төрле ведомство хезмәт­кәрләреннән күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча профессиональ һәм сыйфатлы консультация алу мөм­кинлеген бирә.
Бердәм консультация көнендә ТР буенча Росреестр идарәсе вәкилләре генә түгел, Кадастр палатасы, Пенсия фонды, салым хез­мә­те, Казан башкарма комитеты һәм БТИ хезмәт­кәр­ләре белән дә сөйләшеп булачак. Гражданнарның күп­санлы мөрәҗәгате буенча чарага беренче тапкыр җир һәм милек мөнә­сә­бәт­ләре комитеты, опека һәм попечительләр органы вә­кил­ләре дә чакырыл­ган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading