16+

Социаль хезмәт заманга яраклаша

Быелгы кризис ил өчен шактый авырлыклар китерде. Икътисади катлаулы чорда җитештерү, сәүдә, сәламәтлек саклау тармакларында да, эшмәкәрлектә дә киеренкелек чагыла. Шуңа да бүгенге көндә социаль ярдәм итү мәсьәләсе аеруча игътибарга лаек. Бу нисбәттән, үткән атнада Ярославль шәһәрендә социаль хезмәткәрләрнең Россиякүләм форумы булып узды. Анда безнең республикадан да делегатлар катнашып, социаль...

Социаль хезмәт заманга яраклаша

Быелгы кризис ил өчен шактый авырлыклар китерде. Икътисади катлаулы чорда җитештерү, сәүдә, сәламәтлек саклау тармакларында да, эшмәкәрлектә дә киеренкелек чагыла. Шуңа да бүгенге көндә социаль ярдәм итү мәсьәләсе аеруча игътибарга лаек. Бу нисбәттән, үткән атнада Ярославль шәһәрендә социаль хезмәткәрләрнең Россиякүләм форумы булып узды. Анда безнең республикадан да делегатлар катнашып, социаль...

Быелгы кризис ил өчен шактый авырлыклар китерде. Икътисади катлаулы чорда җитештерү, сәүдә, сәламәтлек саклау тармакларында да, эшмәкәрлектә дә киеренкелек чагыла. Шуңа да бүгенге көндә социаль ярдәм итү мәсьәләсе аеруча игътибарга лаек.

Бу нисбәттән, үткән атнада Ярославль шәһәрендә социаль хезмәткәрләрнең Россиякүләм форумы булып узды. Анда безнең республикадан да делегатлар катнашып, социаль хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклашып кайттылар.

Кичә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сүз әнә шул хакта барды. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникованың сүзләренә караганда, бүгенге көндә социаль ярдәм күрсәтү өлкәсе заманчалаштыруны таләп итә. Татарстанда барлыгы 130 социаль хезмәт күрсәтү үзәге исәпләнә. Шуларның берничәсе шәхси оешмалар. "Өй шартларында хезмәт", "Мобиль бригада" хезмәтләре аеруча җылы кабул ителгән.

Республиканың социаль яклау министры Эльмира Зарипова социаль хезмәт күрсәтү системасын модернизацияләү 2006 нчы елда ук башланганын билгеләп үтте.

Халыкны социаль хезмәтләр белән тәэмин итү 100 процент дәрәҗәдә. Бары психоневрология юнәлешендәге учреждениеләрнең генә эшчәнлеге аксый. Бүген психо-неврология интернатларына чират проблемасы бар. Хәзерге вакытта мондый төр учреждениеләргә чиратта 173 кеше исәпләнә", - дип белдерде министр. Шунысы сөендерә, картлар йортына урнашучылар кимегән. Бүгенге көндә күбесенчә кара кешесе булмаганнар гына андый ярдәмгә мохтаҗ, дип тә билгеләп үтте ул.

Матбугат конференциясендә шулай ук өлкәннәргә өйдә хезмәт күрсәтү, авыл җирдлегендә социаль өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрнең эш хакын арттыру кебек мәсьәләләр дә күтәрелде.

Фото: intertat.ru


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading