16+

Социаль иминият фонды узган елга нәтиҗә ясады

Узган елны РФ Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлекчәсе барлыгы 11 миллиард сум акча сарыф иткән (моңа вакытлыча эшкә яраксызлык һәм бала табу, җитештерүдә бәхетсезлек очраклары буенча түләнгән акчалар һ.б. керә), керем исә 8,8 миллиардны тәшкил итә (һөнәри авыруларны, вакытлыча эшкә яраксызлык очрагын иминиятләштерүдән һ.б.дан кергән акчалар). Бу атнада биредә 2011...

Фондның идарәчесе Рамил Гайзатуллин әйткәнчә, фондка акчаларын түләмәүче бурычлылар күп. Оешмалар, фондтан акча алыр өчен, нинди генә адымнарга бармыйлар. Арада үзләрендә булмаган әниләрне теркәп акча алучылар (декрет пособиеләре) да бар.
2011 елда медицина учреждениеләре иминиятләштерү очрагы буенча 1 млн 140 мең хезмәткә яраксызлык кәгазе биргән. Хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен биргәндә дә алдау очраклары күзәтелә, шуңа күрә хәзер аларны Федераль хезмәтнең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек идарәсе белән берлектә тикшерәбез, диде Рамил Гайзатуллин.
Үткән елны социаль иминиятләштерү законнарына җитди үзгәрешләр дә кертелгән: кече һәм урта бизнеска вакытлыча эшкә яраксызлык һәм бала табу белән бәйле иминият акчаларын түләү бурычы йөкләнде; күп кенә пособиеләргә 6,5 процентка индексация ясалды; вакытлыча эшкә яраксызлык пособиеләренең беренче 3 көнен генә эш бирүче түли, ә 4 нче һәм калган көннәр фонд тарафыннан түләнә һ.б. үзгәрешләр.
Фондның йомгаклау утырышында җитештерүдә бәхетсезлеккә очрап һәлак булганнарга аерым тукталдылар. Узган елны аның саны аеруча да югары булган: 107 кеше. ТР Премьер-министры Илдар Халиков та моның бик зур сан булуын ассызыклады һәм моны хәл итүнең юлларын эзләргә кирәклеген җиткерде: «Сугыш чоры түгел бит! Эш урынында 107 кешенең гомере өзелгән. Бу бик югары сан. Елда 365 көн дип исәпләсәк, бу атнага 2 кеше һәлак булган дигәнне аңлата бит».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading