16+

Казанда бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган чара була

Казанда бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган чара була

12 август көнне "Казан" гаилә үзәге каршында шәһәр күләмендә зур спорт бәйрәме узачак. Ул - бөтенроссия физкультурачылар көненә багышлана.


Әлеге чарада, узган уку елында спартакиадада катнашып урын алган Казан мәктәпләре укучыларын бүләкләячәкләр. Әлеге спартакиадада 51 мең укучы 12 спорт төрендә көч сынашкан.

Казанның спорт һәм физик культура комитеты социаль челтәрләрдә бәйге игълан иткән иде. Үзеңнең спорт белән шөгыльләнгән мизгелне #СпортивнаяКазань хештегы белән "В Контакте" йә "Инстаграм"дагы битеңә урнаштырырга кирәк. Әлеге бәйгедә аерылып торган ике җиңүчегә бассейнга абонемент тапшырачаклар. Чарада гер, штанга күтәрергә, бодибилдинг буенча осталар чыгышларын карарга мөмкин булачак. Бәйрәм кысаларында баскетбол буенча турнир да үткәреләчәк. Яшьләр арасында популяр "Квадрат" ишегалды футбол уенында абсолют җиңүчене акчалата бүләк көтә. Яр буендагы комлыкта теләгән кешеләр волейбол да уйный алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading