16+

Спортчы буласы килә!

Казанда узган Универсиада уеннарыннан соң, Казанның спорт мәктәпләренә барырга теләүче балаларның саны 1,5 тапкырга арткан.

Спортчы буласы килә!

Казанда узган Универсиада уеннарыннан соң, Казанның спорт мәктәпләренә барырга теләүче балаларның саны 1,5 тапкырга арткан.

Спорт объектларында узган ачык ишекләр көнендә генә дә төрле балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә 2900 бала язылган. Бу узган елгыга караганда, 1,5 тапкырга күбрәк икән.
Шулай итеп, хәзер муниципаль спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче балаларның гомуми саны 20 меңгә җиткән. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев белдерде. Аның сүзләренә караганда, Универсиаданы уңышлы уздырып җибәргәннән соң, балаларның һәм аларның ата-аналарының да спортның дзюдо, ирекле көрәш, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика кебек төрләренә кызыксынулары арткан. Йөзү, нәфис гимнастика, футбол, фигуралы шуу һәм хоккей да өстенлекле төрләр булып кала бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading