16+

«Милләтара һәм конфессияара аңлашу Россия дәүләтчелегенең нигезе булып тора»

25-28 май көнәрендә Казанда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең чираттагы утырышы уза.

«Милләтара һәм конфессияара аңлашу Россия дәүләтчелегенең нигезе булып тора»

25-28 май көнәрендә Казанда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең чираттагы утырышы уза.

Чарага Якын һәм Урта Көнчыгышның утызлап иленнән сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, абруйлы дин әһелләре, илләрнең экс-башлыклары, эшмәкәрләр килгән иде. Алар, Россия экспертлары белән берлектә, халыкара мөнәсәбәтләр, шул исәптән экстремизмга каршы көрәштәге проблемалар турында фикер алышты. Россиянең дөньядагы вазгыять контекстында мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлеге перспективалары турында сөйләштеләр. Казан Ратушасында узган пленар утырышта Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов ил Президенты Владимир Путинның сәламләвен җиткерде.

"Бүгенге көндә террорчылар һәм экстремистлар дөньядагы тынычлыкны какшатырга тели. Алар үз максатларында дини һәм этник төркемнәр арасындагы фикер каршылыгын файдаланалар, мөселманнарга ят булган үсеш модельләрен көчләп тагарга тырышалар. Россия йөзендә ислам дөньясы алда торган проблемаларны хәл итү юлында һәрчак ярдәм итәргә әзер булган ышанычлы союзник һәм дус таба алачак. Без мөселман дәүләтләренең халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, гаделлек, көч диктатына карата ризасызлык принципларына, икътисади һәм пропаганда басымына юл куймау буенча актив позициягә басасына ышанабыз. Стратегик күзаллау төркеме утырышы конструктив рәвештә узар, илләр һәм халыклар арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлеккә йогынты ясар дип ышанам", - диелә Путин сәламләвендә.

"Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме рәисе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә омтылуын билгеләп үтте. Аныңча, терроризм һәм экстремизм бөтен дөньяның уртак проблемасына, куркыныч бер афәткә әйләнде. Аларга каршы тору өчен мөселман илләре белән тыгыз элемтәләр урнаштырырга кирәк.

- Ислам дөньясы бергә булырга тиеш. Күптән түгел Казанда узган, финанс һәм икътисад өлкәсендәге мәсьәләләрне уртага салып чишкән KazanSummit, шулай ук мөселман илләреннән килгән вәкилләр катнашында үтә торган "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме утырышы Россия белән мөселман илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта, безне бер максатка берләштерә торган мәйданчык булып тора, - диде ул соңыннан журналистларга.
Президент Россиянең күпмилләтле дәүләт булуын, аның территориясендә 20 миллион мөселман кешесенең яшәвен ассызыклап үтте.

- Нинди милләттән булуына карамастан, ил халкы үзара дус яши. Милләтара һәм конфессияара аңлашу Россия дәүләтчелегенең нигезе булып тора, - дип, ул Татарстанның милләтләр дуслыгы буенча илдә үрнәк төбәк булуын хәбәр итте. - Бик күп гасырлар дәвамында биредә төрле милләт һәм конфессия вәкилләре дус-тату гомер кичерә. Казан Кремле территориясендәге мәчет белән православие соборы янәшә урнашкан, Болгар шәһәрчеге белән Зөя утрау-шәһәрчегенең бер үк вакытта торгызылды, берничә көн элек Болгар ислам академиясенә нигез ташы салынды, ике айдан Казан Мәрьям Ана иконасы соборы төзелешенә нигез ташы салырга җыенабыз. Ике төп милләт вәкилләре бездә үзара аңлашып яши.

Утырыш кысаларында "Татфондбанк", Россия Саклык банкы, «Внешэкономбанк» белән Ислам үсеш банкы арасында үзара аңлашу турында меморандум имзалау да ниятләнгән.
Ислам банкы үсеше төркеме президенты доктор Әхмәд Мөхәммәд Али Әл-Мәдәни журналистларга сөйләгәнчә, Ислам банкының Россия финанс системасы үсешендә мөһим роль уйнаячак.

- Ислам банкы дөнья буенча үзен танытты. Дөньяда финанс кризисы булуга карамастан, банк тотрыклы эшләп килә. Россия дә безнең белән кызыксыну белдерде, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез: стратегик күзаллау төркеме 2006 елда оеша. 2014 елда Россия Президенты Владимир Путин төркемнең җитәкчесе вазифасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка йөкләде. Төркемнең беренче утырышы 2015 елда узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading