16+

Студентларга коймак та, тимераяк та бушка

Иртәгә Россия студентлары «һөнәри» бәйрәмнәрен - Студентлар көнен билгеләп үтәчәк. Санкт-Петербург шәһәре хакимияте бу уңайдан бәйрәм сәбәпчеләренә үзенчәлекле «бүләк» ясарга уйлаган. Шимбә көнне төньяк башкала студентларына бераз «бәйдән ычкынып» алырга рөхсәт ителә - хокук сакчылары бу көнне исерткеч эчемлек кулланган яшьләргә күз йомачак.

Студентларга коймак та, тимераяк та бушка

Иртәгә Россия студентлары «һөнәри» бәйрәмнәрен - Студентлар көнен билгеләп үтәчәк. Санкт-Петербург шәһәре хакимияте бу уңайдан бәйрәм сәбәпчеләренә үзенчәлекле «бүләк» ясарга уйлаган. Шимбә көнне төньяк башкала студентларына бераз «бәйдән ычкынып» алырга рөхсәт ителә - хокук сакчылары бу көнне исерткеч эчемлек кулланган яшьләргә күз йомачак.

ТР Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, хакимияттән бездә дә шундый «бүләк» ясарга дигән күрсәтмә булмаган әле. «Полиция хәмер капкан кешегә кисәтү ясау белән генә чикләнергә тырыша. Әгәр кеше салып алган, ләкин тәртип бозмый, тирә-юньдәгеләргә уңайсызлык тудырмый икән, аңа карата катырак чара куллануны кирәк дип санамыйбыз. Студентлар - аңлы халык. Аларга бер тапкыр әйтү дә җитә. 25 гыйнвар көнне дә гадәттән тыш хәлләргә сәбәпче булмаслар дип ышанасы килә. Ә петербурглылар молодцы! Шуның ише чаралар үткәрү дә кирәк», - дип сөйләде министрлыкның матбугат үзәге бүлеге җитәкчесе урынбасары Ленар Дәүләтшин.
Петербурглыларның дөрес эшләгәнме-юкмы икәнлеген бәйрәм узгач, шәһәрнең вакыйгалар хроникасына күз салгач белербез. Ә Казан үз студентларына актив һәм сәламәт ял тәкъдим итә. 25 гыйнвар көнне урта махсус һәм югары уку йортларында, кинотеатр һәм музейларда махсус күңел ачу чаралары оештырылачак. Бәйрәм итү бүгеннән үк башлана: «Казан-Арена» янындагы катокта тимераякларны бушка, студент билетлары буенча бирәчәкләр. Чарада төрле конкурслар, ярышлар да булачак. Студент билетын күрсәтсәң, кайнар чәй һәм коймак белән дә сыйлаячаклар, дип хәбәр итә Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты. Чара 16.00дә башлана.
Иртәгә - 25 гыйнвар көнне исә, «Ел студенты» бәйгесенә йомгак ясалачак. Җиңүчеләрнең исемнәре 16-17 гыйнварда ук билгеле булган иде инде. Тик жюри дулкынландыргыч мизгелне Студентлар көненә кадәр сузды. Нәтиҗәләрне шимбә көнне 16.00 сәгатьтә Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә игълан итәчәкләр. «Һәр номинациядә җиңүчегә һәм, әлбәттә, «Ел студенты-2013» титулына лаек булучыга шәп призлар әзерләнде. Барлык сюрпризларны да ачып бетермибез, 25 гыйнварда барысы да билгеле булачак», - дип белдерделәр Студентлар лигасында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading