16+

Суга керсәң, белеп кер

Быелның май аеннан яңа федераль закон нигезендә эчке елгаларда йөзү өчен яраклы булган кечкенә судноларны теркәү, тәртиптә тоту һәм алардан файдалану тәртибе үзгәрде.

Суга керсәң, белеп кер

Быелның май аеннан яңа федераль закон нигезендә эчке елгаларда йөзү өчен яраклы булган кечкенә судноларны теркәү, тәртиптә тоту һәм алардан файдалану тәртибе үзгәрде.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә кечкенә суднолар буенча Татарстан Республикасының өлкән дәүләт инспекторы Мәүләви Ходжамкулиев, 2012 елның 23 апрелендә кабул ителгән яңа 36 нчы Федераль закон бу елның май ахырында гамәлгә керде, дип белдерде. Хәзер аның нигезендә кечкенә судноларны реестрда теркәү өчен кирәк булган дәүләт пошлинасы 1000 сум күләменә кадәр күтәрелде; су транспортын йөртү билеты алу өчен дә 1000 сум чыгарып салырга кирәк; ел саен тиешле техник күзәтү узган өчен документ алганда түләнелә торган дәүләт пошлинасы бетерелде; яңа закон нигезендә, кечкенә суднолар дип озынлыгы егерме метрдан артмаган, үз бортына уникедән дә күбрәк кеше алмаган елга транспорты гына атала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading