16+

...Суык Җанны тындырмый

Кайчан гына чын кышны күрербез икән дип борчыла идек, хәзер инде салкынга түзә алмыйбыз. Утыз градуслы зәмһәрир кыш кочагында тынычлап биш минут та басып торып булмый, тизрәк берәр җылы урынга качасы килә. Ичмасам, метеорологлар да кәефне күтәрми, әле мондый суыкка кимендә берәр атналап сабыр итәргә туры килер дип кисәтә...

...Суык Җанны тындырмый

Кайчан гына чын кышны күрербез икән дип борчыла идек, хәзер инде салкынга түзә алмыйбыз. Утыз градуслы зәмһәрир кыш кочагында тынычлап биш минут та басып торып булмый, тизрәк берәр җылы урынга качасы килә. Ичмасам, метеорологлар да кәефне күтәрми, әле мондый суыкка кимендә берәр атналап сабыр итәргә туры килер дип кисәтә...

ТР Гидрометереология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстан территориясендә, төньяктан килгән антициклон сәбәпле, терекөмеш баганасы ун һәм аннан артыграк градуска түбән төшәчәк. Белгечләр әйтүенчә, бүген дә, иртәгә дә төнлә температура - 27-32 градус, көндез 19-24 градус салкын булачак.
Үткән атнадагы салкыннардан Казан шәһәрендә 54 кеше зыян күргән. Шуның 37се туңган, 17се өшегән. Күбрәк зыян күргән биш кеше хастаханәгә китерелгән, аларның өчесе исерек хәлдә булган.
Ни гаҗәп, мондый суыклар карны сирәк күргән Европаны да туңдыра. Украинада 43 кеше туңып үлгән. Үткән тәүлектә генә җылыту пунктларыннан 7 мең кеше файдаланган. Украинаның гадәттән тыш хәлләр министры Виктор Балога өшүдән саклану өчен махсус инструктаж үткәрә икән. Польшада - 10, Болгариядә - 1, Сербиядә 3 кеше туңып үлгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, хәтта карның ни икәнен дә белмәгән эссе Африкадагы Алжирда да кар яуган.
Чит илләрдә кешеләр туңган чагында илебездә терлекләрне дә кайгырталар. Татарстанның Арча районында терлекчелек комплексларында капкаларга салкыннан саклау өчен брезент йә гади тукымадан чаршаулар эләләр. Чаршауның астына саламлы капчыклар беркетелә. Мондый ысул хайваннарны үтәли җилдән саклый ди.
Кыш көне салкын булу гадәти хәл инде анысы, әмма бу көннәрдә белгечләр сүзен тыңлау беркемгә дә зыян итмәс. Табиблар мондый һава торышы торганда җылырак киенергә, калорияле ризык ашарга куша. Кулга перчатка түгел, бияләй, ә аякка ясалма түгел, табигый мехтан эшләнгән аяк киеме кияргә кирәк. Берәр җиргә барырга ниятләсәгез, алдан ук кая да булса кереп җылынып чыгу турында да уйлагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading