16+

ТАБИБ

Казан дәваханәләренә бүген 430 терапевт җитми, имеш. Әгәр булганнары арасында эштә черем итеп алырга яратучылары да, татарча бөтенләй сөйләшмәүчеләре дә, акчага кытлык кичерүчеләре дә, медицина өлкәсендә әлифне таяк дип белмәүчеләре дә барлыгын исәптә тотсак... Йа Хода!

ТАБИБ

Казан дәваханәләренә бүген 430 терапевт җитми, имеш. Әгәр булганнары арасында эштә черем итеп алырга яратучылары да, татарча бөтенләй сөйләшмәүчеләре дә, акчага кытлык кичерүчеләре дә, медицина өлкәсендә әлифне таяк дип белмәүчеләре дә барлыгын исәптә тотсак... Йа Хода!

...Университетта әле икенче курста гына укыган чагым. Бер-бер салкын нәрсә ашадыммы, әллә аяк табаны аша суык тидердемме шунда - беркөнне тамак төбем шеште (ангина дигән ул нәмәрсә балачактан алып хәзергәчә эзәрлекли, җәфалый мине). Температура да бар. Йөткергәндә, төкерекне йотканда тамак төбе бик яман чәнчеп авырта. Киттем врачка (ул чакта табиб дигән сүз телгә кайтмаган иде әле). Миңа дус шәригем дә иярде. Врач - хатын-кыз. Без аны заманында Г. Камал театрында бик күп пьесалары сәхнәләштерелгән бер драматургның хатыны дип белә идек. Кердем шул апа янына. Татарча исәнләштем. Ул: «На что жалуетесь?» - дип сорады. Авызымны ачып, тамак төбемә ишарәләдем. «Горло болит?» - дип янә сорау бирде. Татар апасы булгач, мин һаман, үҗәтләнеп, татарча җавап кайтарам: юк, мин әйтәм, миндә - ангина, дим. Бу кабат «Горло болит?» дип сорый. Мин кабат: «Миндә - ангина», - дим. Нидер буташтырганымны аңлыйм, тик урысча дөрес итеп аңлата алмыйм гына бит (мәктәптә урыс телен татарча өйрәнгәнгә күрә, урысчам чамалы иде). «Горло»ны «живот» дип, «живот»ны «ж»га башланган икенче җир дип уйлыйм. Ул мине үзеннән көлә дип уйлагандыр инде, «Скоро все пройдет», - дип чыгарып җибәрде. «Хәрби дәрескә бармас идем, ыспрафка бирмәсме икән?» - дип, сау-сәламәт дустым әле генә мин чыккан бүлмәгә кереп китте. Шул арада, кош тоткандай сөенеп, килеп тә чыкты. Кулында - белешмә кәгазе. Дустым минем тел белмәү вакыйгасын әле дә искә төшереп, рәхәтләнеп көлеп ала. Үзем белән булган әлеге хәл турында сөйләп, нәрсә әйтергә телим соң мин? Соңгы вакытларда, табиблар, Универсиадага чаклы, инглиз теле өйрәнергә тиеш, дип сөйләнүләр ешайды. Бу нервыма тия башлады хәтта. Өйрәтсеннәр, өйрәнсеннәр - сүзем юк. Әмма, җәмәгать, «Татарстандагы һәр табиб татар телен камил белергә тиеш!» - дигәнне дә ишетәсем килә минем, шушы игелекле гамәлнең чынлап та шулай булганын күрәсем килә.
Табибәнең сау-сәламәт дустыма «ыспырафка» биреп чыгаруына килсәк... Әле без фәкыйрьләрнең күрәселәре алда. Элгәре заманда шулай иде, алда тагы ниләр булмас. Чын мәгънәсендә табиб саналганнар бетеп бара, аларны медицинага җиңел юл белән (акча-ришвәт, таныш-белешлек аша дип аңлау кирәк) килгән наданнар, ялкаулар кавеме алыштыра бара. Мисал эзләп ерак барасы юк. Моннан берничә ел элек авыру улыбызны бер хастаханәгә салдык (әүвәл чит илдә дәвалануны күздә тоткан идек, бер баш табибә, чит илдә дә, Мәскәүдә дә түгел, үзебездә, Казанда дәвалану - иң кулае, дип ышандырды). Алдан килешенгәнчә, иртән илтәбез, кичке эңгер-меңгердә алырга киләбез. Без килгәндә баланың таш идәндә яланаяк йөргән чагы (оекбашны кидертергә уйлаучы да юк, акылы зәгыйфьлеге аркасында, малаебыз үзе кия белми) булыр иде. Улыбызның ничек дәвалануын беләсе килә бит инде. Берничә көн үткәч, иртәнге сәгать ун тирәсендә, мөдирдән шул хакта белешүне өмет итеп, аның эш бүлмәсе ишеген шакыйбыз. Бикле, ачучы юк. Бер өстәл тирәсенә җыйналышып, эшсезлектән интегеп утырган «шәфкатьсез» туташларга мөрәҗәгать итәбез. Ак халатлы туташ-түтиләр мөдирнең биредә, шушы тирәдә генә булуы турында әйтәләр. Кабат ишек шакыйбыз. Берзаман эчке яктан ачкыч борылганы ишетелә. Бераздан ишек ачыла. Аннан безгә «Ник вакытлы-вакытсыз уяттыгыз инде?» дигән шелтәле караш төбәлә. Яше утызга да җитмәгән мөдир туташ-ханым безнең соравыбызга теләр-теләмәс кенә җавап бирергә керешә: балагызны тыңлатып булмый, шуңа күрә башын томография аша карый алмыйбыз, укол кадатмый, биргән даруларны капмый... Кыскасы, аның сөйләвеннән шул аңлашылды: хастаханәдә ничәмә-ничә көн булып та, балабыз бернинди тикшерү-мазар үтмәгән, бернинди дәвалану курсы узмаган икән. Безгә улыбызны алып кайтып китүдән башка юл калмады...
Язуымны тәмамлар алдыннан, бер гыйбрәтле мәзәк. Журналист танылган хирургка мөрәҗәгать итә:
- Доктор! Чит ил хирурглары, акчага кызыгып, бөтенләй тиеш булмаган операцияләр ясый икән хәзер. Моңа сез ничек карыйсыз?
- Үземне андыйлар рәтенә куймас идем. Операциягә мин акча чынлап та бик кирәк чагында гына алынам...
430 терапевт җитми диме?! Йа Хода, безләрне, берүк саулыктан аера күрмә! Зинһар, табибларның барчасын да кирәгеннән артык бай ит, аларга һәрдаим белем һәм шәфкатьлелек иңдереп торсана...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading