16+

Тагын бер адым калды

27 март көнне Чиләбедә җирле «Трактор» Казанның «Ак Барс» хоккей командасын кабул итте. Гагарин Кубогы ярымфиналының өченче уенының язмышын бер гол хәл итте.

Тагын бер адым калды

27 март көнне Чиләбедә җирле «Трактор» Казанның «Ак Барс» хоккей командасын кабул итте. Гагарин Кубогы ярымфиналының өченче уенының язмышын бер гол хәл итте.

Матч капкачыларның батырлыгы белән истә калды. Әгәр капкачылар оста булмаса, капкага кергән алкаларның исәбе-хисабы булмас иде. Ә монда, киресенчә, бердәнбер голны йөз минут чамасы көтәргә туры килде.
Көндәшләр бу уенда штрафка да һәркайсы ике генә мәртәбә чыкты. Баш тренерларның дисциплинага аерым игътибар бирүе дә ялгышларның кыйммәткә төшүен күрсәтә. Ни дисәң дә, алдагы уеннарда голлар нәкъ менә уенчыларның штрафка чыгуы сәбәпле керә иде.
Өч период та, беренче овертайм да тигез исәп - 0:0 белән тәмамланды. Матч икенче овертаймның унтугызынчы минутында гына бетте.
Казанлылар ничек кенә һөҗүм итмәсен, мәйдан хуҗалары капкачысы Майкл Гарнеттның «йолдызлы сәгате» сәгать ярым узгач та үтмәде. Ни кызганыч, голкиперлар дуэлендә Константин Барулин оттырырга мәҗбүр булды. Матчның 99 нчы минутында «Трактор» һөҗүмчесе Антон Глинкин сугуын кунаклар капкачысы тотып кала алмады. Матч мәйдан хуҗалары файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды.
Чиләбелеләр сериядә «Ак Барс» өстенлеген киметүгә иреште - 1:2. Кичә сериянең дүртенче уены үтте. «Ак Барс» овертаймда 6:5 җиңде, алканы Данис Зарипов кертте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading