16+

Тагын «танылдык». Бу юлы табиблар «танытты»

Дальний полиция бүлекчәсе тирәсендәге шау-шу әле тынып та өлгермәде, республикабызның сәламәтлек саклау тармагында янәдән бер гадәттән тыш хәл. Яшел Үзәндә яшәгән Александр Чернышевның үлеменнән соң, бертөркем табиб эш урыныннан азат ителде.

Тагын «танылдык». Бу юлы табиблар «танытты»

Дальний полиция бүлекчәсе тирәсендәге шау-шу әле тынып та өлгермәде, республикабызның сәламәтлек саклау тармагында янәдән бер гадәттән тыш хәл. Яшел Үзәндә яшәгән Александр Чернышевның үлеменнән соң, бертөркем табиб эш урыныннан азат ителде.

Быелның февраль аенда булган вакыйга барыбызны да тетрәндергән иде. Александр Чернышевның, Яшел Үзән клиника стоматологиясендә тешен алдырганнан соң, хәле начарланып китә, температурасы бик нык күтәрелә. Әмма аңа шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме дә, соңрак Республика клиника хастаханәсендә дә тиешле ярдәм күрсәтелми. Авыруны Казанның Беренче ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә җибәрәләр. Биредә кабул итү бүлегендә аның хәле тагын да начарлана: ул аңын югалтып егыла. Александр Чернышевның гомерен саклап кала алмыйлар, ул биредә үлә. Якынча диагнозны йөрәк-кан тамырлары системасының тиешенчә эшләмәве дип билгелиләр.
Бу хәлдән соң, мәрхүмнең туганнары, табибларны вакытында тиешле ярдәмне күрсәтмәгәннәре өчен җаваплылыкка тартуны сорап, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллый. Нәтиҗәдә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карары нигезендә, Республика клиника хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары Г.В.Алексеев вазифаларыннан азат ителә. Республика клиника хастаханәсенең баш табибы Р.Ф.Гайфуллинга, Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе баш табибы И.Р.Һидиятовка, Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлеге җитәкчесе Ю.В. Аржановка, шулай ук сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осиповка шелтә белдерелә. Яшел Үзәннән өч табиб, шул исәптән стоматология клиникасының табиб-стоматологы М.П.Эдигер эш урыннарыннан азат ителә, берничә табибка шелтә белдерелә.
Тикшерү эшләре әле дәвам итә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading