16+

Таләп – катгый, әмма барыбер тәртип “аксый”

Татарстанда быелның ун аенда фото-видеотеркәгечләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларның 2 миллион 991 мең 593 очрагын теркәгән.

Таләп – катгый, әмма барыбер тәртип “аксый”

Татарстанда быелның ун аенда фото-видеотеркәгечләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларның 2 миллион 991 мең 593 очрагын теркәгән.

Шуларның 95 проценты ягъни ике миллион 843 мең 853е - билгеләнелгән тизлек чикләрен сакламау.

Мин үземне юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучы дип санамыйм. Ләкин, тизлек мәсьәләсендә, кайчак, машина "фотосессиясенә" эләгәм. Ял көннәрендә - авылга, соңыннан, шәһәргә тизрәк кайтып җитәсе килә. Тизлекне арттырган өчен 500 сум штраф белән генә котылсаң ярый да ул, котылгысыз фаҗигагә юлыгуың да бар.
- Спас районында әле октябрь аенда гына "Тойота Королла" автомобилен идарә итүче, Базарлы Матак-Болгар юлында югары тизлектә каршы як полосага чыгып, ВАЗ-2114 кә бәрдерде. Бу авария дүрт кешенең үлеме, берсенең каты имгәнүе белән тәмамланды. "Тойота"ны йөртүче быелның тугыз аенда тизлек тәртибен 26 мәртәбә бозган булган. Артыгын кылану - һәрвакыт фаҗигагә китерә, - дип кисәтте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклауда фото-видеотеркәгечләрне киң куллана башлагач, Казанда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 2004 елда 168 кеше булса, 2014 елда әлеге сан 70кә калган.

Республикада 287 берәмлек "КРИС-П" күчмә фоторадар кулланыла. Предприятие-җитештерүче әлеге комплексларны бер метрга кадәр биеклектәге тимер өчаяк белән тәкъдим итә.
- "КРИС-П" комплексын, техник күрсәтмәләре буенча, 30 сантиметрдан башлап, ике метр биеклеккә кадәр урнаштырырга була, - дип аңлатты Рифкать Нургали улы, - юл полосасыннан өч метрдан читтә торырга тиеш. Юлга тагын да якынрак китерсәң, сурәт артык зур булып төшерелә - транспорт чарасын тәңгәлләштерү мөмкинлеге бетә. Шулай ук, балчык чәчрәүдән, фото-видеотеркәгеч комплексының пыяласы да тизрәк пычрана.

Татарстанда 1174 урам-юл челтәре транспорт чарасының тизлеген ачыклаучы фототеркәгеч комплекс белән җиһазландырылган, ел ахырына кадәр тагын 200 юл полосасы колачланачак.
Полиция полковнигы Рифкать Миңнеханов: "Фото-видеотеркәгеч комплекслар тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә дә транспорт чараларын ачыклый. Караңгы дип, беркем дә иркенәймәсен, кагыйдә бозучыларны яклау булмас", - диде.

Фото: hsto.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading