Шәһри Казан

Талпаннар йокыдан уяна

Җәйгә кадәр әле ерак булса да, йогышлы авырулар буенча белгечләр һәм эпидемиологлар инде талпан вирус энцефалиты авыруын кисәтү, аны профилактикалау чараларын күрә башлады, чөнки көннәр җылыта башлауга ук (талпаннар һава температурасы 5 градустан югарырак булганда активлаша) талпаннар да йокыдан уяна. Дөрестән дә, авыруны дәвалаганчы, аны булдырмасаң, күпкә яхшырак. Ә талпан...

Талпан (урман бете) вирус энцефалиты - үзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерә торган йогышлы авыру. Нерв системасы зарарлангач, ул хроник формага күчәргә һәм инвалидлыкка, хәтта үлемгә китерергә дә мөмкин. Кешегә әлеге авыру талпаннар аркылы күчә. Ул кайнамаган кәҗә сөте аша да йога ала. Россиядә бу куркыныч инфекция белән дистәләрчә мең кеше авырый. Казанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушовның әйтүе буенча, 2011 елда республикада, талпан тешләп, 5011 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1113е - 14 яшькә кадәрге балалар. Бәхеткә, талпан тешләп үлгән кешеләр Татарстанда юк.
КДМУның йогышлы авырулар кафедрасы мөдире Вилдан Фазылов талпан вирус энцефалитының билгеләре белән таныштырды: кешегә вирус эләксә, температура күтәрелә, калтырата, баш бик каты авырта, хәлсезлек күзәтелә, күңел болгана, костырырга да мөмкин. Ул, бу билгеләр күзәтелүгә үк, табибка барырга кирәк, дип кисәтә.
Талпан, нигездә, урманнан эләгеп кайтса да, соңгы елларда шәһәр халкы да алардан зыян күрә башлаган, чөнки талпан шәһәр паркларында да рәхәтләнеп тереклек итә. Аннан соң, бу бөҗәкләр урманнан җыелган үсемлекләргә, чәчәкләргә, җиләкләргә ияреп кайтырга да мөмкин. Ул шулай ук йорт хайваннарына кадалып, алардан кешегә дә бик тиз күчә ала. Шуңа да талпан кадалу куркынычы бөтен кешегә дә яный: урманга йөрүчеләргә, туристларга, бакчачыларга, гаиләләре белән табигатькә ял итәргә чыгучыларга да һ.б.

Иң яхшы чара - вакцина кадату
Табиблар, талпаннарда була торган вирус энцефалитын кисәтү өчен, прививка ясатырга, урманнарга, паркларга чыкканда тиешенчә киенергә куша:
- төсле киемнәр кияргә тырышыгыз, чөнки аннан талпанны тизрәк күреп алырга була. Икенчедән, өскә озын җиңле кием кияргә кирәк, чалбарны итек кунычына кыстырып кую әһәмиятле. Муен тирәсе дә ачылып тормасын, башка исә яулык бәйләргә кирәк.
- талпанны куркыта торган репелентлар да кулланырга мөмкин.
- урманнан кайткач та, киемнәрне, тәнне яхшылап тикшереп чыгу сорала. Култык асларына, колакка һ.б.га аеруча игътибар итү мөһим.
Җәйге балалар лагерьлары, кеше күп җәлеп ителә торган чаралар оештырылганда, бу территорияләр талпаннарга каршы матдәләр белән махсус эшкәртелә. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең бүлек мөдире Ирина Кравченко, тиздән яллар чоры җитү сәбәпле, чит илләргә чыгучыларга вируслы энцефалитка каршы прививка ясатырга кирәк, дип кисәтте. Бигрәк тә Себер, Алтай һәм Ерак Көнчыгышка баручылар сак булсын иде. Күп очракта республика буенча теркәлгән авыру очраклары читтән кергән вируслар белән бәйле, дип тә билгеләп үтте ул.
Эш урыны белән бәйле очракларда прививка бушлай ясалса, калганнар аны акчага ясатырга мөмкин. Моның өчен махсус прививка ясату пунктлары бар. Вакцина кадатуның билгеле бер кагыйдәләре булдырылган. Көз-кыш айларында беренче прививка белән икенчесе арасында 1-3 ай узарга тиеш, икенче белән өченчесенең арасы исә - 5-12 ай. Аннан соңгы прививканы төп вакцинациядән соң 3 ел узгач ясатырга мөмкин. Алтмыш яшькә кадәрге кешеләргә - 3-5 ел, алтмыштан соң 3 ел саен ясатырга кирәк. Ә язгы-җәйге айларда прививка болай ясала: беренче һәм икенче вакцинация арасы - 14 көн, икенче белән өченчесенең арасы - 5-12 ай.

Кадалды - нишлим икән?
Тәнгә талпан кадалган очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур. Мондый мөмкинлек юк икән, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз. Талпанны, башы өзелеп калмасын өчен, саклык белән генә тартып чыгарырга кирәк. Берүк, аны сыта күрмәгез, чөнки вирус аның эчендә урнашкан. Аннан соң талпанны тешләр белән дә алмагыз. Кадалган талпанны җеп уратып, өстерәп чыгарырга киңәш ителә. Урман бетенең башы өзелеп калса, аны утта кыздырылган яисә спиртта тотылган энә белән актарып чыгарыгыз. Соңыннан яраны йод яки спирт белән эшкәртергә кирәк. Алынган талпанны яндырырга яисә дезинфекцияләүче эремәгә салу сорала. Кулны сабынлап юмыйча, күз һәм авыз-борын тирәсенә кагылырга ярамый.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: