Шәһри Казан

Талпаннарда быел «йокысызлык»

Әле карлар эреп бетәргә дә өлгермәде, ә талпаннар (урман бете) инде «һөҗүмгә»дә күчте. Язның иртә килүе һәм кышның җылы булуы аркасында, алар бер ай алдан активлашып китте. Белгечләр, быел бу бөҗәкләр аномаль рәвештә бик иртә уяндылар, ди. Моның өчен талпаннарга температураның +5 градуска кадәр күтәрелүе дә җитә. Быел аларның гадәттәгедән...

Реклама

Татарстан территориясендә талпан инфекциясенең ике төре очрый: энцефалит һәм боррелиоз (Лайм авыруы). Талпан вирус энцефалиты үзәк нерв системасын зарарлый, ул менингит, паралич китереп чыгарырга мөмкин, инфекциянең үлемгә китерү куркынычы да бар. Авыруның билгеләре ОРВИга да охшаган: вирус эләксә, температура күтәрелә, калтырата, баш бик каты авырта, хәлсезлек күзәтелә, күңел болгана, костырырга да мөмкин. Энцефалит авыруыннан аерылмалы буларак, боррелиозны соңгы стадиясендә дә дәвалап була, әмма авыруны сузсаң, ахыры бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, узган елны Татарстанда талпан тешләүдән 3281 кеше мөрәҗәгать иткән булган, талпан энцефалиты белән 4 кеше авырган, бу яктан республикада алга китеш күзәтелә.
Саклану чаралары
Талпан вирус энцефалитыннан саклануның иң нәтиҗәле ысулы ул - прививка кадату. Әгәр дә язгы-җәйге чорда табигатьтә күбрәк булачаксыз икән, их яхшысы - вакцинация. Әмма талпан энцефалитыннан вакцина ясату прививкалар календаренә керми, шуңа күрә, һәр кеше үзенең сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш. Түләүле вакцинаны кайбер бюджет учреждениеләрендә һәм шәхси клиникаларда ясатып була. Талпан энцефалиты эләгү куркынычы зур булган аерым бер профессия вәкилләренә ул бушлай ясала, аңа урманда эшләүчеләр, геологлар, нефтьчеләр һ.б. керә.
Прививка кадатмаган очракта, талпаннан саклануның башка ысулларын истән чыгармагыз. Алар:
- табигатькә чыкканда төсле һәм шома кием сайларга киңәш ителә, бу вакытта бөҗәкне күреп алуы да җиңелрәк, икенчедән, аңа кешегә ябышып калу авырлаша;
- өскә озын җиңле кием кияргә кирәк, чалбарны итек кунычына кыстырып куегыз, муен тирәсе дә ачылып тормасын, башка исә яулык бәйләсәгез яхшы;
- талпанны куркыта торган репелентлар турында онытмагыз;
- урманнан кайткач та, киемнәрне, тәнне яхшылап тикшереп чыгу сорала. Култык асларына, колакка һ.б.га аеруча игътибар итү мөһим.

Талпанны үзлектән ничек тартып чыгарырга?
Талпанны, башы өзелеп калмасын өчен, саклык белән генә тартып чыгарырга кирәк, аны һич кенә дә сытарга ярамый, чөнки вирус аның эчендә урнашкан була. Кадалган бөҗәкне җеп уратып өстерәп чыгарырга киңәш ителә яки инде пинцет кулланырга була. Урман бетенең башы өзелеп калса, аны утта кыздырылган яисә спиртта тотылган энә белән актарып чыгарыгыз. Соңыннан яраны йод яки спирт белән яхшылап эшкәртергә кирәк. Алынган талпанны исә, кагыйдә буенча, тикшерү өчен махсус үзәккә алып бару сорала яки яндырырга, яисә дезинфекцияләүче эремәгә салырга кирәк. Кулны сабынлап юмыйча, күз һәм авыз-борын тирәсенә кагылырга ярамый. Әмма иң яхшысы - талпан кадалса, табибка бару һәм авыру йогу мөмкинлеген алдан кисәтү.
Игътибар!
Татарстанның талпаннар аеруча күп таралган районнары: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Чистай, Чирмешән, Ютазы һәм Чаллы.
PS. Кичә, ягъни 7 апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелде. 1948 елда бу көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы барлыкка килә. Шушы вакыт аралыгында оешмага дөньяның 194 дәүләте кергән. Һәр елны әлеге көн уңаеннан халыкның игътибарын аерым бер авыруларга юнәлдерәләр. Быел Сәламәтлек көне трансмиссив авыруларга багышланган иде (төрле бөҗәкләрдән һәм талпаннардан күчә торган авырулар).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: